Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 23 учащихся |
У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Тлякеевской ООШ
Соңгы кыңгырау бәйрәме
Опубликовано: 28.05.2020
Соңгы кыңгырау бәйрәме
Авыр да, үзгә дә булган соңгы кыңгырау бәйрәме безне озын җәйге каникулларга озата. Өч чирек буена, умарта күчедәй, шаулап торган мәктәп соңгы чиректә сагышлы тынлыкка чумды: укулар читтән торып башкарылды. Дүртенче чирек мәгариф системасында укыту эшчәнлеге дистанцион формада булуы белән тарихка кереп кала. Дөнья күләмендә таралган афәт уку-укытуны туктата алмады. Киресенчә, укучы, укытучы, ата-ана эшчәнлегенең нигезен ныгытты. Укуның кирәклеген, гаиләнең бердәмлеген, кешеләр арасында бары тик дустанә мөнәсәбәт урнашырга тиешлеген, мәктәпнең икенче туган йорт вазифасында булуын аңлаган хәлдә уку елын тәмамлыйбыз. Уку нәтиҗәләребез сөендерә: 3 отличник, 18 ударник 61 % сыйфатны бирә. Өлгермәүчеләребез юк. Муниципаль фән олимпиадаларында 7 җиңүче һәм призерларыбыз булды. “Сириус” дистанцион олимпиадаларында да уңышларыбыз бар. Төрле конкурслар һәм спорт ярышларында укучыларыбыз җиңүләр яулады.
Ә чыгарылыш класс укучылары гадәти булмаган шартларда мәктәп белән саубуллаша. Канат ныгыткан, шәхес булып формалашуга юнәлеш биргән белем йорты, әлбәттә, якты истәлек булып, күңелләрендә сакланыр. Ак юл сезгә, 9 нчы класс укучылары!
Барыгызны да Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбриклибез!
Сәламәт, аек акыллы, ватан җанлы булыгыз. Киләсе уку елында, сезнең шат авазлар астында, укулар башлансын иде дигән теләктә калабыз.
К списку новостей