Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 23 учащихся |
У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Башлангыч сыйныфлар укытучыларының төбәкара семинары/ Межрегиональный семинар учителей начальных классов 21.02.2020 Беренче санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбендә Яр Чаллы шәһәренең "Менеджмент Академиясе" ДПО белән берлектә башлангыч сыйныф укытучыларының төбәкара семинары булды. Әлеге семинарда башлангыч сыйныф укытучысы Э.В.Миргалимова катнашты. В Актанышской средней общеобразовательной школе № 1 совместно с ГПО "Академия менеджмента" г. Набережные Челны состоялся межрегиональный семинар учителей начальных классов. В семинаре приняла участие учитель начальных классов Э. В. Миргалимова.
-
Районный семинар учителей физики и астрономии/Физика һәм астрономия укытучыларының район семинары 20.02.2020
20 февраля в Байсаровской основной общеобразовательной школе прошел районный семинар учителей физики и астрономии на тему "Преподавание астрономии в условиях ФГОС". 20 февраль көнне Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә физика һәм астрономия укытучыларының "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында астрономияне укыту" темасына район семинары узды
-
Автобуслы булдык 18.02.2020
Бүген,ягъни 18.02.2020 көнне, Теләкәй мәктәбендә укучылар (Иске Җияш һәм Мерәс авылы балалары) укуга автобус белән йөри башладылар. Укучылар, ата-аналар мәктәп директоры Р.Х.Ахметовка һәм район җитәкчелегенә бик рәхмәтле.
-
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре 17.02.2020 Тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үткәрелде. “Алар Җиңү яуладылар” исеме белән аталды ул. Укучылар яңа мәгълүматлар белән бик теләп таныштылар. Укытучылары: Миргалимова Э.В., Минигулова С.Ш.
-
Февраль ае – Туган тел айлыгы 17.02.2020 Февраль ае – Туган тел айлыгы буларак игълан ителгән иде. Башлангыч сыйныф укучылары да читтә калмыйлар. Әдәби китаплар белән танышалар, тел турында мәкальләр эзлиләр. Укытучылары: Миргалимова Э.В., Минигулова С.Ш.
-
Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 17.02.2020 Башлангыч сыйныф укучылары Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, аның әсәрләренә карата рәсем ясадылар. “Кызыл ромашкалар”, “Әтәч” һәм башка шигырьләренә карата иллюстрацияләр бик матур килеп чыкты. Укытучылары: Миргалимова Э.В., Минигулова С.Ш.
-
Мәдинә Маликова исемендәге фәнни – практик конференция 17.02.2020 Сарман районы Җәлил гимназиясендә республика күләмендә узачак, язучы Мәдинә Маликова исемендәге фәнни – практик конференциягә укучыларның эшләре: 4 нче сыйныф укучысы Кручинин Ринасның эше “Һөнәрләр илендә” номинациясе буенча, Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Миргалимова Зәлиянең “Яхшылык эшлә дә, суга сал...” исемле сочинениесе җибәрелде. Аларга уңышлар телибез.
-
“Чиксез балачак” исемле фестиваль 17.02.2020 Ел саен район күләмендә үткәрелүче “Чиксез балачак” исемле фестивальгә укучылар теләп катнаша. Быел да 2 нче сыйныф укучысы Калинин Русланның, 4 нче сыйныф укучылары Кручинин Ринасның, Исмәгыйлова Зәринәнең, 2, 4 нче сыйныф укучыларының коллектив эшләре җибәрелде. Аларга уңышлар телибез!
-
"Җиңү волонтерлары" форумы/ Форум "Волонтеры Победы" 15.02.2020 15 февраль көнне Балалар иҗат үзәге базасында "Җиңү волонтерлары" форумы узды. Әлеге чарада 9 нчы сыйныф укучылары катнашып сертификат белән бүләкләнделәр. 15 февраля на базе ЦДТ прошел форум "Волонтеры Победы". Учащиеся 9 класса были награждены сертификатом.
- Яңа бию киемнәре 15.02.2020 Сәхнәдә чыгыш ясау өчен, әлбәттә,яхшы киемнәр булу мөһим. Быелгы "Йолдызлык"ка безнең мәктәп җитәкчелеге 10 пар татар бию киеме тектерде. Кием тегүче - Гөлнүсә Хәбибҗан кызы- һәр укучыга аерым үлчәмнәр алып, бик матур киемнәр тегеп бирде. Хезмәте өчен зур рәхмәт.