Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Җәйге спартакида / Летняя спартакиада 19.05.2025

Җәйге спартакида / Летняя спартакиада
Җәйге спартакиаданың җиңел атлетика төрендә 7 нче сыйныф укучысы Әхнәфов Әнис 3 нче урын яулады. Әнискә киләчәктә дә уңышлар! Җитәкчесе: Гыйздәтуллин Илсур Мансур улы. В легкоатлетическом виде летней Спартакиады ученик 7 класса Ахнафов Анис занял 3-е место. Удачи ему и впредь! Руководитель: Гиздатуллин Илсур Мансурович.
-
Җиңү бәйрәме / Праздник Победы 12.05.2025

Җиңү бәйрәме / Праздник Победы
Быел илебез Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итте. Теләкәй мәктәбе дә бу зур чарадан читтә калмады. «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә кушылдык, тыл ветераннарын котладык. Митингта укучыларыбыз чыгышын бик яратып карадылар. Һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәлгә венок салдык. «Солдат боткасы» да бик тәмле булды. Мондый чараларда катнашу укучыларда туган илгә патриотик хисләр тәрбияләүдә зур ярдәм булып тора. В этом году наша страна праздновала 80-летие Победы. Не осталась в стороне от этого масштабного мероприятия и Тлякеевская школа. Мы присоединились к акции «Окна Победы", поздравили ветеранов тыла. На митинге наши ученики выступали с удовольствием. Возложили венок к памятнику погибшим односельчанам на войне. Очень вкусной была и «Солдатская каша". Участие в таких мероприятиях является большим подспорьем в воспитании у учащихся патриотических чувств к Родине.
-
Өйрәнүләр / Учение 05.05.2025

Өйрәнүләр / Учение
Бөтенрәсәй күләмендә уздырылучы өйрәнүләргә Теләкәй мәктәбе дә кушылды. Пилотсыз очу аппаратлары куркынычы янаганда нинди хәрәкәтләр ясарга кирәклеге турында һәм аппарат төрләре белән ОБЗР укытучысы Гиздатуллин Илсур Мансур улы таныштырды. Һәм соңыннан эвакуация үткәрелде. К учениям Всероссийского масштаба подключилась и Тлякеевская школа. О том, какие действия необходимо предпринять при угрозе беспилотных летательных аппаратов и с типами аппаратов ознакомил преподаватель ОБЗР Гиздатуллин Илсур Мансурович. И впоследствии была проведена эвакуация.
-
Тәҗрибә уртаклашу / Обмен опытом 05.05.2025

Тәҗрибә уртаклашу / Обмен опытом
Башлангыч сыйныф укытучылары Миңнеголова Светлана Шәехтимер кызы һәм Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы Байсар мәктәбендә уздырылган районкүләм ачык чарада катнаштылар. “Башлангыч сыйныф укучыларына патриотик тәрбия бирү” темасына чыгыш ясадылар. Учителя начальных классов Минигулова Светлана Шаехтимеровна и Миргалимова Эльвира Вакифовна приняли участие в районном открытом мероприятии, проведенном в Байсаровской школе. Выступили на тему “Патриотическое воспитание учащихся начальных классов".
-
Эвакуация 05.05.2025

Эвакуация
Гадәттән тыш хәлләр вакыты өчен, өйрәнүләр максатыннана, мәктәп укучылары, укытучылары, техник хезмәткәрләре эвакуациядә катнаштылар. Җитезлек, ярдәмчеллек, игътибарлылык сыйфатлары кирәк булуына тагын бер кат төшенделәр. На время чрезвычайных ситуаций в целях учений была проведена эвакуация для школьников, учителей, техработникам. Еще раз убедились в необходимости ловкости, отзывчивости, внимательности.
-
З.Басыйров исемендәге рәсем конкурсы / Конкурс рисунков 28.04.2025

З.Басыйров исемендәге рәсем конкурсы / Конкурс рисунков
Теләкәй мәктәбе укучылары төрле конкурсларда актив катнашалар. Рәссам Зилфәт Басыйров исемендәге рәсем конкурсыннан да читтә калмадылар. 5 сыйныф укучысы Әюпова Мәликә лауреат булды. 1 сыйныф укучысы Аглязова Адилә 3 нче, 2 сыйныф укучысы Кручинина Эльвина 3 нче, 8 сыйныф укучысы Сәетгәрәева Гөлзирә 2 нче урынны яуладылар. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар! Учащиеся Тлякеевской школы активно участвуют в различных конкурсах. Не остались в стороне и в конкурсе рисунков имени Зильфата Басырова. Ученица 5 класса Аюпова Малика стала лауреатом. Ученица 1 класса Аглязова Адиля заняла 3 место, ученица 2 класса Кручинина Эльвина 3 место, ученица 8 класса Саетгараева Гульзира 2 место. Успехов учащимся!
-
Экскурсия 28.04.2025

Экскурсия
Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан мәктәптә укучылар белән төрле чаралар үтә. Башлангыч сыйныф укучылары авылдагы һәйкәл янына һәм Хәтер паркына экскурсиягә чыктылар. Сугыш кырында ятып калганнарга һәм кайтып вафат булганнарга мәңгелек дан! В честь 80-летия Победы в школе проходят различные мероприятия с учащимися. Учащиеся начальных классов совершили экскурсию к памятнику в селе и в “Парк Памяти”. Вечная слава тем, кто пал на полях сражений и погиб!
-
Тукай туган көн / День рождения Тукая 28.04.2025

Тукай туган көн / День рождения Тукая
26 апрель – татар милләтендә зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Бу көнне татар халкының бөек улы, шагыйре Габдулла Тукай туган. Мәктәптә аның 139 яшен искә алу кичәсе үтте. Укучылар Тукай турында белгәннәрен кабат искә төшерделәр, аның шигырьләрен сөйләделәр. Чара ахырында интеллектуаль уенда катнаштылар. 26 апреля - в татарском мире отмечается, как большой праздник. В этот день родился великий сын татарского народа, поэт Габдулла Тукай. В школе прошел вечер, посвященный его 139-летию. Учащиеся вновь вспомнили все, что знали о Тукае, рассказали его стихи. В конце мероприятия приняли участие в интеллектуальной игре.
-
Язгы бакча эшләре / Весенние садовые работы 28.04.2025

Язгы бакча эшләре / Весенние садовые работы
Җиргә яз аяк басты. Үзенең матурлыгы, җылылыгы белән бергә язгы бакча эшләре дә башланды. Бакчада укучылар һәм укытучылар суган, кишер, кызыл чөгендер орлыкларын чәчтеләр. Тиздән тишелеп тә чыгарлар! На землю наступила весна. Вместе со своей красотой и теплотой начались весенние садовые работы. На огороде ученики и учителя сеяли семена лука, моркови, свеклы. Скоро увидим саженцы!
-
Солдат абый белән очрашу / Встреча с солдатом 28.04.2025

Солдат абый белән очрашу / Встреча с солдатом
Ватанны саклаучылар елы буларак күп чаралар уза мәктәбебездә. Башлангыч сыйныф укучылары 2 ел элек армия сафларыннан кайткан Илфат абыйларын очрашуга чакырдылар. Ул укучыларга армия хезмәте турында сөйләде. Солдатларга бирелә торган коры паек белән таныштырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. В год защитника Отечества в нашей школе проходит много мероприятий. Ученики начальных классов пригласили на встречу вернувшийся из армии 2 года назад Ильфата Мргалимова. Он рассказал школьникам о службе в армии. Познакомил с сухпаеком, выдаваемый солдатам. Учащиеся задавали интересующие их вопросы.










