Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 23 учащихся |
У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Ата – аналар җыелышы / Родительское собрание 04.01.2024 Ата – аналар җыелышы / Родительское собрание 2 нче чирекне йомгаклап, мәктәптә ата – аналар җыелышы узды. Мәктәп директоры Г,М.Мусина, тәрбия эшләре буенча директор урынбсары Э.В.Миргалимова, информатика укытучысы Г.Ә.Хәбиров чыгыш ясадылар. Ата – аналарга “Мәскәү электрон мәктәбе” белем бирү платформасына күчү турында аңлатылды. Җыелыш эшлекле һәм файдалы булды. По итогам 2 – й четверти в школе прошло родительское собрание. Выступили директор школы Г. М. Мусина, заместитель директора по воспитательной работе Э. В. Миргалимова, учитель информатики Г. А. Хабиров. Родителям разъяснили о переходе на образовательную платформу “Московская электронная школа”. Собрание было деловым и полезным.
-
Фестиваль «Говорим и поем по-английски» - "Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" фестивале 26.12.2023 Фестиваль «Говорим и поем по-английски» - "Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" фестивале 21 нче декабрь көнне "Балалар иҗат үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе базасында узган "Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" фестивалендә 7 нче сыйныф укучылары "Группа белән җырлыйбыз" номинациясендә 3 урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре: Авзалова Рима Гайнетдин кызы. Афәрин! Котлыйбыз! Учащиеся 7 класса заняли призовое 3 место в номинации "Песня" - группа в фестивале "Говорим и поем по-английски", проведенном 21 декабря на базе МБОУ ДО "Центр детского творчества". Руководитель: Авзалова Рима Гайнетдиновна. Молодцы! Поздравляем!
-
Олимпиада 25.12.2023
Рус теленнән район олимпиадасында 6нчы класс укучысы Гайнетдинова Ләйлә призер булды.Укытучысы - Сабирова Гөлнар Фоатовна. Молодцы! Шулай итеп район олимпиадаларында барысы 19 призлы урын яуладык.
-
Театр 24.12.2023
22нче декабрь көнне Теләкәй авылы мәдәният йортында якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның "Бәхет агачы" исемле 2 пәрдәлек драмасы куелды. Анда безнең мәктәпнең рус теле укытучысы Закирянова Сиринә, поварыбыз Гайнетдинова Лилия, укучыларыбыз: Исмәгыйлев Ильмир, Исмәгыйлева Зәринә, Ногманова Дилә катнашты. Зәринә төп рольдә уйнады. Алар бик яхшы, чын артистларча уйнадылар. Молодцы!!!
-
Алдынгы укучылар өчен район башлыгы ёлкасы 24.12.2023
24.12 көнне алдынгы укучылар өчен район башлыгы ёлкасы булды. Анда безнең мәктәптән 9нчы класс укучысы Ногманова Дилә катнашты. Балалар өчен Фатих Кәримнең "Гармунчы аю һәм җырчы маймыл" әкиятен сәхнәләштерделәр. Шулай ук Актаныш артистлары чыгш ясады. Тамашачылар бәйрәмне бик ошатты.
-
Әдәбияттан җиңү 19.12.2023
Район олимпиадасында татар әдәбиятыннан Миргалимова Зәлия-җиңүче, Миргалимова Сөмбел призер булдылар. Укытучылары - Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы. Молодцы!!!
-
Регионара конкурста җиңү 19.12.2023
Татарстан һәм Чувашия республикалары белән берлектә уздырылган I регионара “Геннадий Айги һәм Кави Латыйп варислары” ачык әдәби конкурсында 7 нче сыйныф укучысы Миргалимова Зәлия 3 нче урынны яулады. Ул “Минем өчен дә яшәгез!” проза номинациясендә катнашты. Киләчәктә дә иҗади уңышлар аңа! Укытучысы- Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы. Млодцы!!! На I Межрегиональном открытом литературном конкурсе “Геннадий Айги и наследники Кави Латыпа” ученица 7 класса Миргалимова Залия заняла 3 место. Она участвовала в номинации проза "Живите и для меня!" Дальнейших творческих успехов ей!
-
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре 19.12.2023
Безнең мәктәп укучылары татар теле һәм татар әдәбияты фәннәреннән район олимпиадасында зур уңыш яуладылар.Татар теленнән Әминова Чулпан,Миргалимова Адилә,Миргалимова Зәлия, Ногманова Алинә, Хәйдәрова Эльза призер булдылар. Татар әдәбиятыннан Миргалимова Зәлия-җиңүче, Миргалимова Сөмбел призер булдылар. Укытучылары - Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы. Молодцы!!!
-
“Авыл йөзе” / “Лицо села” 17.12.2023 Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе район күләмендә уздырылган “Актаныш районының туристик маршрутлары” проектының “Авыл йөзе” номинациясендә катнашып Теләкәй авыл җирлегенә караган Иске Теләкәй һәм Иске Җияш авылларының туристик картасын тәкъдим итте. Һәм бу проект номинант исемен алып, 3 мең күләмендә сертификатка ия булды. Тлякеевская школа приняла участие в номинации “Лицо села” в районном проекте “Туристические маршруты Актанышского района” и представила туристическую карту деревень Старое Тлякеево и Старое Зияшево, относящихся к Тлякеевскому сельскому поселению. И этот проект получил звание номинанта и сертификат в размере 3 тысяч рублей.
-
“Яшелчәләр, җиләк – җимешләр – бик файдалы” / “Овощи, фрукты – очень полезно” 17.12.2023 “Дөрес туклану атналыгы” кысаларында мәктәбебез укучылары актив катнаштылар. Башлангыч сыйныф укучылары “Яшелчәләр, җиләк – җимешләр – бик файдалы” темасы буенча рәсемнәр ясадылар. В рамках “Недели правильного питания” учащиеся нашей школы приняли активное участие. Учащиеся начальных классов выполнили рисунки на тему “Овощи, фрукты – очень полезно”.