Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
1 июнь- Балаларны яклау көне / 1 июня - День Защиты Детей 01.06.2023

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз!
Первый день лета – самый красивый праздник страны детства. Поэтому дети с нетерпением ждут этого дня. Этот праздник напоминает нам, взрослым, о том, что каждый ребенок нуждается в защите и заботе. Ведь подрастающее поколение-это наше будущее, будущее нашей страны. Мы живем ради них. Наш священный долг – научить наших детей быть добрыми и человечными!
-
Год педагога и наставника - Укытучы һәм остаз елы 01.06.2023

Размещение информации о выставках и акциях, посвященных Году педагога и наставника на свою новость в Яндекс-форме: https://forms.yandex.ru/u/63d37d133e9d084f240563a2/
Новости на онлайн-доске Padlet https://padlet.com/cakzn2020/2023-2023-pseba7ku4t7120xi – «Выставки и акции», находящуюся в открытом доступе в ГИС ЭО РТ.
-
Уку елын йомгаклау / Итоги учебного года 31.05.2023

31 нче май көнне 2022 - 2023 уку елына йомгак ясалды, билгеләр аңлатылды. Балалар җәйге каникул айларында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышып, дару үләннәрен җыю турында мәгълүмат алып, өч айга каникулга таралыштылар. Күңелле, файдалы, имин яллар сезгә, укучылар!
31 мая были подведены итоги 2022-2023 учебного года, разъяснены оценки. Дети ознакомились с правилами безопасности, которые необходимо соблюдать в период летних каникул, получили информацию о сборе лекарственных трав и разъехались на каникулы на три месяца. Приятного, полезного, безопасного отдыха вам, ученики!
-
Пионер Сабантуе / Пионерский Сабантуй 29.05.2023

Татар Ямалы мәктәбе бу көнне игътибарсыз калдырмады. Биредә укучылар өчен Пионер Сабантуе узды. Укучылар төрле хәрәкәтле уеннар уйнады, рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Халык уеннарына зур игътибар бирелде.
Наша школа не оставила этот день без внимания. Здесь прошел Пионерский Сабантуй для школьников. Учащиеся играли в подвижные игры, веселились, отдыхали. Большое внимание уделялось народным играм.
-
Последний звонок / Соңгы кыңгырау бәйрәме 24.05.2023

23 мая 2023 года в нашей школе прошёл праздник Последнего звонка. Торжественные напутствия выпускникам сказали директор школы Г.Г.Файрушина, первый учитель А.А.Мухтарова, классные руководители Закирова М.К., Хабибуллина И.И. Трогательная речь родителей и ответные слова не менее взволнованных выпускников. Старшеклассники так же поздравили первоклассников с праздником и дали им свои наказы. Выпускники исполнили нежный вальс, пели прекрасные и трогательные песни, выразили благодарность школе, учителям и своим родителям.
2023 елның 23 маенда безнең мәктәптә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды. Бүген тугызынчы сыйныф укучыларына 2022-2023 уку елы тәмамланды. Мәктәп директоры Г.Г.Фщйрушина, беренче укытучылары Ә.А.Мухтарова сыйныф җитәкчеләре Закирова М.К. һәм Хәбибуллина И.И. һәм ата-аналар укучыларга имтиханнарда уңышлар һәм ак киләчәк теләделәр. Югары сыйныф укучылары беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котладылар һәм аларны тырышып укырга чакырдылар. Чыгарылыш укучылары нәфис вальс башкардылар, матур һәм күңелгә үтеп керерлек җырлар җырладылар, мәктәпкә, укытучыларга һәм әти-әниләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Туклану сыйфаты / Проверка питания 22.05.2023

Бүген мәктәптә 5 класс ата-аналары тарафыннан балаларның туклану сыйфаты тикшерелде. Алар ашату сыйфатын яхшы дип бәяләделәр.
Сегодня в школе проводилась проверка питания родителями 5 класса. Родители дали положительную оценку.
-
Бөтенсоюз Пионерия оешмасы төзелүгә 101 ел 19.05.2023

19 май көнне районда Бөтенсоюз Пионерия оешмасы төзелүнең 101 еллыгына багышлап зур чара оештырылды. Районыбыз мәктәпләре каршында эшләүче балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте лидерларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова котлады. "Пионерия атрибуты", "Интеллектуал", "Кибет", "Музей", "Туристлык", "Ашыгыч ярдәм", "Азык блогы", "Символоград", "Спорт", "Гомуми сбор” тукталышларында укучылар чыннан да төрле яклап сыналдылар. Анда безнең мәктәптән Варина Диләфрүз, Гайнетдинова Луиза, Авзалов Риназ һәм Шаймухаметов Булат составындагы команда катнашты.
-
Спартакиада чемпионнары 18.05.2023

18 май көнне Актанышта укучылар арасында узган җәйге спартакиададан укучыларыбыз зур җиңү белән кайттылар. Алар төп мәктәпләр арасында беренче урынны яулап Кубок һәм беренче дәрәҗә дипломга ия булдылар. Команданың уңышында барлык спортчыларыбызның да өлеше зур.
Авзалов Риназ ядрә ыргытуда беренче, биеклеккә сикерүдә икенче, 400 м йөгерүдә өченче,
Гайнетдинова Луиза ядрә ыргытуда беренче, эстафетада икенче, 100м йөгерүдә өченче,
Варина Диләфрүз 800м йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә һәм эстафетада икенче,
Мукимов Шамил озынлыкка сикерүдә һәм эстафетада икенче,
Галиуллин Раяз эстафетада икенче, 100м йөгерүдә өченче,
Ахметова Сөмбел 400м йөгерүдә беренче,
Гатин Аяз 1500м йөгерүдә икенче,
Гыйлфанова Азалия биеклеккә сикерүдә өченче урынны яуладылар.
Шаймухаметов Булат 1500 м йөгерүдә 4нче булып килде.
Чемпионнарыбызны чираттагы уңышлары белән котлыйбыз.
-
И.Г.Измайлов призына ярышларда 17.05.2023

17 май көнне Хәсән Заманов исемендәге Кадет интернат-мәктәбендә чик сакчысы офицеры И.Г.Измайлов призына хәрби- спорт ярышлары уздырылды. Кубок өчен 15 команда белән безнең мәктәп укучылары да көч сынашты.
- Авзалов Риназ граната ыргыту һәм ату ярышларында 2нче,
- Шаймухаметов Булат турникта тартылуда 2 нче,
- Гайнетдинова Луиза отжимниеда 3нче,
- Авзалов Риназ, Гатин Аяз, Мукимов Шамил, Гагаркин Рөстәм һәм Гайнетдинова Луизадан торган
команда барлык көндәшләрен дә җиңеп аркан тартуда 1 нче урыннарны яуладылар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Кадет – гран-при алды, 1урында Сәфәр урта мәктәбе, безнең Тат.Ямалы төп мәктәбе 2 нче урында, 3 урында Актанышның 1 нче мәктәбе.
Спортчыларыбызга әфәрин генә диясе кала.
-
Юбилеең белән! 13.05.2023

Хезмэттэшебез Лирина Шамил кызын куркэм юбилее - 55 яшьлек юбилее белэн котлыйбыз! Сэламэтлек, гаилэ бэхете, куанычлы озын гомер телибез.













