Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Семинар 17.04.2019

17 нче апрель көнне Алабуга шәһәрендә регионара семинар булып узды. Анда безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Варина Т.Р. "Проектная деятельность учащихся в современном образовательном пространстве" дип аталган темага чыгыш ясады.
-
Инглиз теле буенча төбәкара семинар 17.04.2019

17 нче апрель көнне, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча төбакара семинар узды. “Заманча дәрес. Инглиз телен укытуда традицияләр һәм инновацияләр” исеме астында узучы ачык чарада районның инглиз телчеләре, Татарстанның Минзәлә районы педагоглары белән беррәттән Башкортстан республикасының Нефтекама шәһәреннән, Илеш һәм Югары Яркәйдән дә инглиз теле укытучылары – кырыкка якын педагог катнашты.
-
Хокук бозуларга каршы профилактика отрядлары арасында Республика бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре 16.04.2019

Районкүләм хокук бозуларны кисәтү, профилактикалау буенча отрядлар арасындагы Республика конкурсының муниципаль этабында безнең мәктәп командасы "Моряки" III урынны яулады. Котлыйбыз!
-
«Урок цифры» Бөтенрәсәй чарасы 15.04.2019

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, «цифрлы икътисад» АКБО белән берлектә, 2019 елның 15 апреленнән 19 апреленә кадәр «Урок цифры» Бөтенроссия чарасы кысаларында «Проектлар белән идарә итү»темасына дәрес үткәрелде.
-
"День детей и родительского счастья" рәсем конкурсы 14.04.2019

"День детей и родительского счастья" рәсем конкурсында мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Кашапов Салават катнашты. Аңа уңышлар телибез!
-
"Моря России: угрозы и сохранение" 14.04.2019

13 апреля в 2 - 4 классах прошел Всероссийский экологический урок «Моря России: угрозы и сохранение». Урок прошел в увлекательной форме. Разнообразные виды деятельности на уроке, глубокое погружение в тему, групповая работа, позволяющая детям сотрудничать, обсуждать и уметь договариваться – все это увлекло учащихся и вызвало неподдельный интерес. А, самое главное, ребята поняли, что все живые существа на планете связаны друг с другом и человек должен бережно относиться к такому хрупкому живому миру.
-
"Экояз 2019" 13.04.2019

"Экояз 2019" акциясе кысаларында, мәктәбебез укучылары һәммәсе дә, бердәм булып, мәктәп территориясен чүптән һәм кипкән үләннәрдән арындырдылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2019

Укучыларны ил космонавтикасы, космосны беренче ачучыларның батырлык казанышлары үрнәгендә тәрбияләү, укытучылар һәм укучылар игътибарын космонавтика тематикасына җәлеп итү, мәктәптә белем бирүдә әлеге теманың кабаттан урын алуына булышлык максатларын үз эченә ала. 57 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин кешелек тарихында беренче булып космоска юл ала. Бу көнне ул “Восток“ космик корабында Җир тирәли әйләнеп чыга һәм Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янында җиргә уңышлы төшеп утыра. Әлеге уникаль очыш нибары 108 минут дәвам итә, әмма ул кешеләргә космоска юл ача. Мәктәбебездә акция кысаларында сыйныф сәгатьләре үткәрелде, укытучы: Гараева А.Ф.
-
Ачык класс сәгате " WorldSkills-2019" 12.04.2019

WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты 18-23 август көннәрендә башкалабыз Казанда уздырылуы уңаеннан, укучыларда әлеге чара турында мәгълүмат бирүне максат итеп куеп, 12 нче апрель көнне классларда тематик сыйныф сәгатьләре узды.
-
"Театр - яктылыкка, нурга илтә..." 12.04.2019

Театр елы уңаеннан район күләмендә уздырылган "Театр - яктылыкка, нурга илтә..." бәйгесендә актив катнашкан башлангыч сыйныф укытучысы Варина Тәзкирә Рифкат кызы рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!













