Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Мәгариф өлкәсендә һөнәри стандартларны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча вебинар узды 25.04.2019

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 27 июнендәге 584 номерлы Карарын үтәү йөзеннән мәгариф оешмаларында һәм учреждениеләрдә һөнәри стандартлар кертелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап ЕКСТАН мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри стандартына күчү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университеты белән берлектә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашында оештырылган Мәгариф өлкәсендә һөнәри стандартларны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча вебинар узды. Вебинарда безнең мәктәп директоры да катнашты.
-
Встреча учителей математики с доцентом инженерной школы Московского политехнического университета, кандидатом психологических наук Устиловской Аллой Алексеевной 23.04.2019

22 нче апрель көнне 1 санлы Актаныш урта мәктәбе базасында районның математика укытучылары Мәскәү политехник университетының инженер мәктәбе үзәге, психология фәннәре кандидаты Алла Алексеевна белән очрашты. Семинарда укытучылар инженерлык бурычларын хәл иттеләр. Безнең мәктәбебездән Фатхуллина Л.Х. катнашты.
22 апреля на базе Актанышская СОШ №1 состоялась встреча учителей математики района с доцентом инженерной школы Московского политехнического университета, кандидатом психологических наук Устиловской Аллой Алексеевной. На семинаре учителя решали инженерные задачи. Из нашей школы участвовала Фатхуллина Л.Х.
-
"Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе” 22.04.2019

22 апреля на базе "Центр детского творчества" прошел муниципальный этап республиканского конкурса чтецов имени Г. Тукая среди учащихся 5-11 классов средних общеобразовательных школ Актанышского муниципального района. Из нашей школы участвовали Сабирова Сюмбель, Хабутдинова Илнара.
22 апрель көнне "Балалар иҗат үзәге" базасында Актаныш муниципаль районы урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында Г. Тукай исемендәге Республика шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәптән Сабирова Сөмбел, Хәбетдинова Илнара катнашты.
-
"Туган тел һәм әдәбияты атналыгы" 22.04.2019

Бу атна туган тел һәм әдәбияты дип игълан ителде. Җаваплы: Закирова М.К., Рахматуллина Э.Д.
-
Итоги национальной борьбы "Корэш" на призы Ирека Салихова 22.04.2019

21 апреля в Спортивно-оздоровительном комплексе «Нефтьче» пгт Карабаш Бугульминского района РТ состоялся I турнир по национальной борьбе "Корэш" на призы Депутата Государственного Совета Республики Татарстан, учредителя благотворительного фонда поддержки молодого поколения и социальных инициатив «БлагоДарение» Ирека Салихова.
В турнире приняли участие борцы нашей школы и заняли следующие призовые места:
1. Кашапов Салават - 1 место, награждён Дипломом 1 степени, медалью и кубком;
2. Авзалов Риназ - 3 место, награждён Дипломом 3 степени и медалью.
Молодцы! Поздравляем и желаем дальнейших побед!
21 апрель көнне ТР Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең " Нефтьче» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, яшь буынга ярдәм итү хәйрия фонды гамәлгә куючысы Ирек Салихов призларына милли көрәш буенча I турнир узды. Турнирда безнең мәктәп көрәшчеләре катнашты һәм түбәндәге призлы урыннарны алдылар: 1. Кашапов Салават-1 урын, 1 дәрәҗә Диплом, медаль һәм кубок белән бүләкләнде; 2. Авзалов Риназ-3 урын, 3 дәрәҗә Диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Афәрин! Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Язгы өмә 20.04.2019

Районыбызда 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр чисталык 2 айлыгы башланып китте. Шул уңайдан 20 нче апрель көнне мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылар коллективы мәктәп ишек алдын, аның каршысындагы территорияне һәм мәктәп бакчасын тырмалап, чистартып куйдылар.
-
Фирая Солтанова-Жданова кубогына җиңел атлетика эстафетасы 19.04.2019

19 нчы май көнне, Актанышта җәйге спорт сезонын ачу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика буенча эстафета булып узды. Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнашты.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез 19.04.2019
19 нчы апрель көнне мәктәптә 9 класс укучылары татар теленнән ТДИ (төп дәүләт имтиханы) тапшырдылар. Сайлап алу имтиханыны 3 сәгать 55 минут барды. Балалар сочинение элементлары белән киңәйтелгән иҗади биремле изложение яздылар. -
"Экояз 2019" 18.04.2019

“Экояз 2019” акциясе кысаларында гамәлләштерелгән тәрбияви чара районда тәүге тапкыр гына оештырыла. Безнең мәктәп тә бу чарада бик теләп катнашты. Ленин паркы балаларның шат авазларына күмелде. Барлык оялар да парк агачларына урнаштырылды. Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды.
-
“Театральные постановки по произведениям английских и американских авторов”/ Инглиз телендә театр 17.04.2019

Инглиз телендәге театрлар конкурсында безнең мәктәп укучылар коллективы район күләмендә катнаштылар һәм II урынга ия булдылар. Җитәкчеләре: Шаймухаметова Р. Р. Котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!













