Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесенең зона этабы 14.03.2019

“Ел укытучысы-2019" Бөтенроссия конкурсы кысаларында, балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесенең зона этабын районыбыз лаеклы каршы алды. Үзебезнең мөгаллимнәребез белән бергә Менделеевск, Минзәлә, Әгерҗе, Тукай районы педагоглары дәрәҗәле бәйгенең республика этабын ачу өчен үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, белеем һәм тәрбия өлкәсендәге казанышлары белән уртаклашты. 23 педагог катнашкан зона этабы катлаулы сынаулар, дулкынлану, киеренке көрәш белән тулы иде.
-
Йолдызлык 2019 13.03.2019

2 нче март көнне, Актанышта авыл мәктәпләр арасында "Йолдызлык-2019" фестиваленең гала-концерты үтте. Чара ахырында гомуми йомгаклар буенча җиңүче дип табылган мәктәп коллективлары бүләкләнде. Безнең мәктәбебездән Сулайманова Т., Файрушин Р., Ибрагимова И, Гильфанов 2 дәрәҗә лауреат, “Татар яшьләре” биюе II дәрәҗә лауреат Султанова А. 2 дәрәҗә лауреат булдылар. Мәктәбебез махсус бүләккә ия булды. Котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз!!! 13.03.2019

Татар Суксуы урта мәктәбенең 1 класс укучысы Галиев Самир кечкенә булсада, төрле конкурсларда катнаша. Күптән түгел ул үзенең әнисенә багышлап язган шигырен республикакүләм үтә торган “Илһам” конкурсына җибәргән иде. Самирыбызның эше 1 турдан үтеп, зона турында катнашу хокукы алды. Зона туры Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк. Самирның зона этабында уңышлы чыгыш ясап кайтуын теләп калабыз.
-
XXI гасыр Кулибиннары 12.03.2019

XXI гасыр Кулибиннары олимпиадасында катнашып Шарафутдинов Айзат үз номинациясендә 1 урын, Бикмухаметов Илсаф 4 урынны яуладылар. Афәрин егетләр!!!
-
Әлифба бәйрәме 11.03.2019

4 март көнне 1 класс укучылары “Белем утравында” сәяхәттә булып, “Әлифба” бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәм бик күңелле, эчтәлекле, кызыклы итеп оештырылган иде. Әти-әниләр, килгән кунаклар барысы да бергәләп күңел ачтылар, матур шигырьләр, җырлар тыңладылар.
-
"Физический огонек" конкурсы 11.03.2019

Бүген, 11 март көнне Иске Кормаш мәктәбе базасында 7-8 класс укучылары арасында "Физический огонек" конкурсы уза. Безнең мәктәптән физика укытучысы Латыпов И.Р. җитәкчелегендә команда катнаша.
-
Перевод первичных баллов ОГЭ в пятибалльную систему оценивания 11.03.2019

Рекомендации по определению минимального количества первичных баллов, подтверждающих освоение обучающимися образовательных программ основного общего образования, рекомендации по переводу суммы первичных баллов за экзаменационные работы ОГЭ и ГВЭ в пятибалльную систему оценивания в 2019 году.
Письмо Рособрнадзора №10-151 от 27.02.2019 г.
-
Атналык йомгаклары 11.03.2019

Бүген, 11 март көнне, атналык йомгакларга багышланган линейкада узган атнага йомгак ясалды. Дежур укучының узган атнада эшләнгән эшләргә, уңышларга йомгак ясалган чыгышы тыңланды. Муса Җәлил укуларында, "Йолдызлык" фестивале лауреатларына грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
"Эрудит" 11.03.2019

2 нче март көнне мәктәбебезнең 1 һәм 3 класс укучылары Галиев Самир, Абуярова Региналар математика фәне буенча Республика күләм “Эрудит” олимпиадасында катнаштылар. Кечкенә булсаларда укучыларыбыз биремнәрне теләп үтәделәр. Башка фәннәр буенча да мондый бәйгеләрдә катнашырга теләк белдерделәр.
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 07.03.2019

Кадерле хатын-кызларыбыз!
Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Бүген безнең илдә, күптәннән килгән традиция буенча, мәхәббәт, игелек, аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Милләтенә, диненә, яшенә, социаль хәленә карамастан, без барча гүзәл затларыбызга дан җырлыйбыз һәм кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең җир йөзендәге бөек вазыйфагызны Аллаһ Тәгалә үзе билгеләгән – бала тудыру, кешелекнең яшәешен дәвам итү, гүзәллек, гармония һәм камиллек идеалларына хезмәт итү.Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен! Татар - Суыксу мәктәбе егетләреннән.













