Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Новости Сафаровской школы
Ел укытучысы - 2012
Опубликовано: 24.02.2012
Бүген Актанышта “Ел укытучысы – 2012” бәйгесенең йомгаклау өлеше узды. Аның беренче этабы мәктәпләрдә, икенчесе – районда үткәрелгән иде. Анда укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, эссе, видеоматериаллар, шәхси веб-сайтлар әзерләгәннәр иде. Шулай ук, дәресләр күрсәттеләр.
“Ел укытучысы – 2012” бәйгесенең бүгенге финал өлешендә 8 конкурсант укытучы катнашты. Мөгаллимнәр мастер-класслар тәкъдим иттеләр, Татарстан Республикасында 2012 ел - тарихи-мәдәни мирас елы, дип игълан ителүгә багышлап, мәгариф сәясәтчеләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырдылар.
“Ел укытучысы – 2012” бәйгесенең җиңүчеләре исеменә түбәндәге укытучылар лаек дип табылды:
3 урында – аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2нче санлы мәктәбе география укытучысы Ләйсән Латыйпова;
2 урында – безнең мәктәп рәсем укытучысы Рушат Нуруллин;
1 урында - Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова.
Рушат Фирдәвисович! Сезне җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыгызда да уңышлар телибез!
К списку новостей