Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Новости Сафаровской школы
Башлангыч класс укучыларының район семинары
Опубликовано: 19.12.2014Безнең мәктәптә “ФГОС шартларында иҗади шәхес тәрбияләү чарасы буларак универсаль уку гамәлләре формалаштыру” темасына башлангыч класс укытучыларының район семинары булып узды.
Семинар вакытында түбәндәге ачык дәресләр тыңланды: 1 нче класста технология дәресе. Конструкцияләү буенча эшчәнлек «Чыршы ясау». Шәрифҗанова Диләрә Мәгъсүмовна, I квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы. 2 нче класста әйләнә-тирә дәресе. «Төрле хайваннарның кышка ничек әзерләнүе». Гыйлмуллина Гөлфия Тимерхановна, II квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы. 3 нче класста математика дәресе. «2,3,4,5,6 саннарын тапкырлау һәм бүлүне ныгыту». Фазлыева Гөлгенә Ингеловна, II квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы. 4 нче класста татар теле дәресе. «Боерык фигыльнең төрләнеше». Мирзаһитова Фәрәһия Рәисовна, I квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы.
Класстан тыш эшчәнлек буенча I квалификацион категорияле музыка укытучысы Төхбәгалиева Илина Котдусовна 4 класста «Җыр—кешенең гомерлек юлдашы» дәресен күрсәтте, I квалификацион категорияле рәсем укытучысы Нуруллин Рушат Фирдәвисович «Яңа ел бүләге» темасына мастер-класс үткәрде.
Соңыннан дәресләргә үзанализ һәм анализ ясалды. Район мәгариф бүлегенең I квалификацион категорияле методисты Имамразыева Гөлназа Даврановна мәгариф өлкәсендә булган яңалыклар белән таныштырды.
К списку новостей