• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17
Телефон: +7(855)525-60-52
E-Mail: safar_akt@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сафаровская СОШ"
Руководитель: Нургалиев Ахсан Азгарович
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 67 учащихся
У нас учат: 19 педагогов

Новости Сафаровской школы

Туган тел көне

Опубликовано: 21.02.2023

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. 1999 нчы елда 21 февраль Бангладеш тәкъдиме белән  ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә. Фәнис абый Яруллин: “Тел - халык күңеленең кыңгыравы.  Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый”-, дип дөрес әйткән бит. Мәктәбебез күңел кыңгыравын көн саен чыңлату үзәге булып тора. Ә Туган тел көне – безнең өчен икеләтә бәйрәм. Шуңа да бүген иртәдән үк мәктәбебез туган тел моңнарына күмелгән иде.  Дәрескә ашыгучыларны, тәнәфесләрдә укучылары “Татарлар килә” һәм “Туган тел” җырлары белән каршы алды.  Танылган шәхесләребезнең туган тел турында әйткән фикерләре кабинет ишекләренә, стендларга беркетелгән иде: “Туган телгә җан өрәсе иде...” (Факил Сафин), “Татармын мин, димә, газиз балаң, бөек  Тукай телен онытса” (Шәмсия Җиһангирова) һ.б.  Алар көн дәвамында телебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланырга җирлек бирде. Беренче, икенче тәнәфесләрдә беренче этажда “Ачык микрофон” чарасы үтте. Башлангыч сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр сөйләде. Туган тел дигән күңел кыңгыравыбыз мәңге чыңласын иде дигән теләктә калабыз.



К списку новостей