• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17
Телефон: +7(855)525-60-52
E-Mail: safar_akt@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сафаровская СОШ"
Руководитель: Нургалиев Ахсан Азгарович
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 67 учащихся
У нас учат: 19 педагогов

Новости Сафаровской школы

Районның мәктәп директорларының семинар киңәшмәсе

Опубликовано: 17.12.2016

16 декабрь көнне Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Хәзерге заман дәресе. Эштә нәтиҗәле алымнар куллану, педагогларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, укучыларда фәннәргә уңай мотив формалаштыруны ачыклау” темасына районның мәктәп директорларының семинар киңәшмәсе булып узды.

Семинар вакытында мәктәп укытучылары түбәндәге темаларга ачык дәресләр күрсәтте:

·        2 нче класста инглиз теле дәресе “Моя любимая еда”. А.М.Ахметшарипова, I кв. категорияле укытучы.

·        4 класста татар теле дәресе “Үткән заман хикәя фигыль”. Г.Т.Гыйлмуллина, I кв. категорияле укытучы.

·        5 нче класта тарих дәресе “Кытай акыл иясе Конфуций өйрәтүләре”. Л.Җ.Закирова, I кв. категорияле укытучы.

·        6 нчы класста рус теле дәресе “Что такое причастие”.  Ч.Р.Марданова, югары кв.категорияле укытучы.

·        7 нче класста музыка дәресе “Н.Җиһанов иҗатында батырлык темасы”. И.К.Төхбәгалиева, I кв. категорияле укытучы.

·        8 нче класста физика дәресе “Атом төзелеше”. Ә.Ә. Нургалиев,  I кв.категорияле укытучы.

·        9 нчы класста татар теле дәресе “Тиңдәшле кисәкләре, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләрдә тыныш билгеләре”. Л.Ш.Нурлыгаянова, I кв. категорияле укытучы.

Дәресләрдән соң укытучыларның самоанализы тыңданды һәм директорлар тарафыннан анализлар ясалды.

Соңыннан югары квалификацион категорияле география-биология укытучысы И.Ш.Салихов укытуның актив методларын кулланып “Кеше – табигать могҗизасы” темасына  мастер класс  күрсәтте.

Рус теле укытучысы Ч.Р.Марданова дәрескә үрнәк үзанализ белән таныштырды.

 Сәфәр урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ч.З.Гыйлмуллина “Хәзерге заман дәресенә (ФДББС) анализ” темасына чыгыш ясап, ФДББС дәресенә анализ ясады.

 Мәгариф  идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасары Р.А.Имамова чыгышында  “ФДББС ны тормышка ашыруда хәзерге заман дәресенә таләпләр” белән таныштырды.  “ФДББС шартларында дәрес структурасы.Рефлексия”  турында Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Р.З. Салахов сөйләде. Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры А.Х.Магданов  “Педагогик коллективның профессиональ үсеше” белән таныштырды.

Информатизация буенча мәгариф идарәсе методисты И.И.Шарипов мәктәп директорлары белән педагогик кейслар чемпионаты уздырды.  Соңыннан Plickers социаль сервисын кулланып мәктәп директорларыннан тест алынды.

Мәгариф идарәсе планы буенча директорлар киңәшмәсе вакытында методистлар сынап карау ОГЭ, ЕГЭ нәтиҗәләре белән таныштырып, анализлап киттеләр.  “Укучыларны төп дәүләт имтиханына әзерләүнең сыйфатын күтәрү методлары” темасы буенча Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Р.Ф. Ямиев  үз фикерләрен уртаклашты.

Районның  мәктәп директорларының семинар киңәшмәсе тиешле дәрәҗәдә бик эшлекле булды..

 

 

 

 



К списку новостей