Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
E-Mail: | Ssk.Akt@tatar.ru, st.kurmash2018@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 33 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Көзге балл"
31.10.2019
29 нчы октябрь көнне мәктәптә 6-9 нчы сыйныфлар арасында "Көзге балл" бәйрәме булды. Һәр класс үзенчәлекле видеолар төшереп тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән торган букетлар алып килгәннәр иде һәм аны һәрбер класс үзенчәлекле итеп яклады. Бәйрәм уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте .Җиңүчеләр бүләкләнде.
-
Милли көрәш
28.10.2019
19 нчы октябрь көнне "Батыр" спорткомплексында М.Гыйлаев призына милли көрәш ярышлары узды. Татарча көрәш буенча РСФСР ның – ике, Татарстан Республикасының санап бетергесез чемпионы, Актаныш Сабантуеның күптапкыр абсолют батыры Марсель Шакир улы Гыйлаев истәлегенә үтүче көрәш турниры аның вафатыннан соң Энгель Фәттахов инициативасы белән гамәлгә куелып, келәм батырының исеме шул рәвешле мәңгеләштерелде. 5 нче сыйныф укучысы Вәлиев Таһир 2 нче урынны алды, Исламов Гадел грамота белән бүләкләнде. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз. Тренерлары Сираев Р.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары
28.10.2019
24 нче октябрь көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә район тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары булып узды. Барлык класслар да патриотик юнәлештә ачык сыйныф сәгатьләре узды, кунаклар ике музейда да экскурсия дә булдылар. Тәрбия эшәре буенча директор урынбасары Мәрданова Әдилә Әхсән кызы ачык чара күрсәтте һәм 2018-2019 нчы елда эшләгән эшләренә анализ ясады.
-
Иске Кормаш-Кыркаентүбә юлы
28.10.2019
25 нче октябрь көнне Иске Кормаш белән Кыркаентүбә арасын тоташтырган өр-яңа юл рәсми төстә ачылып, ул файдалануга тапшырылды.
Авыл халкының сөенечен район җитәкчелеге дә уртаклашты. “Татавтодор”ның Минзәлә бүлекчәсе хезмәткәрләренең зур тырышлыгы белән сафка баскан асфальт юл озак еллар авыл халкына хезмәт итсен. Иң мөһиме: юллар имин булсын. Безнеж мщктщп укучылары да бу чарада катнашты.
-
"Башлангыч мәктәптә критик фикерләү технологияләрен куллану"
28.10.2019
18 октябрьдә 2 нче санлы Актаныш мәктәбе базасында башлангыч класс укытучыларының "Башлангыч мәктәптә критик фикерләү технологияләрен куллану" исемле төбәкара семинар узды. Семинар кысаларында ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде. Эш тәҗрибәләрен уртаклашу максаты белән үзебезнең район укытучыларыннан тыш Сарман, Мөслим, Минзәлә, шулай ук Башкортстанның Чакмагыш һәм Илеш районыннан укытучылар җыелды. Бу чарада безнең мәктәптән Ибраһимова Роза катнашты. Семинар ахырында чыгышлар, түгәрәк өстәл оештырылды.
-
Образовательный минимум
20.10.2019
21-28 октября в школе пройдет сдача образовательного минимума за 1 четверть 2019-2020 учебного года в 2-4 классах по математике, русскому языку, английскому языку, окружающему миру и по родному языку, в 5-9 классах по математике, русскому языку и по английскому языку.
-
Контроль эшләр
20.10.2019
20-28 нче октябрь көннәрендә 2-9 нчы сыйныф укучылары 1 нче чирек өчен фәннәрдән контроль эшләр һәм тестлар тапшыралар.
-
Актанышта экскурсиядә
18.10.2019
15 нче октябрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары Актанышта һөнәри юнәлеш бирү буенча экскурсиядә булып кайттылар. Аларга Актаныш районының иң зур җитештерү производстволарыннан саналган икмәк кабул итү предприятиесе һәм агрегат заводлары үз ишекләрен ачты. Эшләү шартлары һәм заманча технологияләр белән таныштылар. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап, киләчәктәүз юлларын сайлау алдында торучы укучылар өчен ресурс үзәктә күп санлы мастер-класслар күрсәтелде.
-
"Минем яраткан эбием, бабам"
10.10.2019
Мәктәптә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында1-5 нче сыйныфлар арасында рәсем ясау конкурсы, 6-9 нчы сыйныфлар арасында газета чыгару конкурсы булып узды. Һәр класс бу чарада бик актив катнашты.
-
Өлкәннәргә булышабыз
10.10.2019
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында мәктәп укучылары өлкәннәргә булышырга бардылар. Хәлләрен сораштылар, йорт эшләрендә булыштылар. Бу игелекле эш һәрдаим дәвам итсен иде дигән теләктә калабыз