Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
E-Mail: | Ssk.Akt@tatar.ru, st.kurmash2018@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 33 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Математик кафе"
17.04.2019
10-20 нче апрель көннәрендә мәктәптә математика-физика атналыгы бара. 16 нчы апрель көнне 7 һәм 8 нче сыйныф укучылары арасында "Математик кафе" дигән ачык чара үткәрелде. Чараны математика укытучысы Фазлыева Л.М. оештырды. 7 нче сыйныф укучылары җиңү яулады.
-
Инглиз теле буенча төбәкара семинар
17.04.2019
17 апрель көнне, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча төбакара семинар узды. “Заманча дәрес. Инглиз телен укытуда традицияләр һәм инновацияләр” исеме астында узучы ачык чарада районның инглиз телчеләре, Татарстанның Минзәлә районы педагоглары белән беррәттән Башкортстан республикасының Нефтекама шәһәреннән, Илеш һәм Югары Яркәйдән дә инглиз теле укытучылары – кырыкка якын педагог катнашты.
Чараның практик өлеше кысаларында педагоглар өчен ачык дәресләр, мастер-класслар оештырылып, аларда һәр сыйныф укучысы актив катнашты. Аналитик блокта исә педагоглар тәҗрибә уртаклашып, чыгышлар тыңлады. Шулай ук педагогларның методик эшкәртмәләре тупланган җыентык әзерләп бастырылып, рецензияләнеп тапшырылды. Семинарда безнең мәктәптән инглиз теле укытучысы Галиева Л.М катнашты.
-
Соревнования по волейболу
17.04.2019
С целью развития и популяризации волейбола, привития учащихся интереса к этому зрелищному виду спорта, пропаганды здорового образа жизни и привлечения учащихся к систематическим занятиям физической культурой 13 апреля отделом по делам молодёжи, спорту и туризму Исполнительского комитета были проведены районные соревнования по волейболу среди учащихся общеобразовательных школ Актанышского МР РТ. Из нашей школы участвовало команда девушек. Девушки нашей школы стали победителями.Учитель – Зиязетдинов Хатип Хаккыевич. Мы их поздравляем и желаем в дальнейшем больших успехов!
-
Урок Цифры
16.04.2019
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, «цифрлы икътисад» АКБО белән берлектә, 2019 елның 15 апреленнән 19 апреленә кадәр «Урок цифры» Бөтенроссия чарасы кысаларында «Проектлар белән идарә итү»темасына дәрес үткәрелә.
Дәрес 1-9 сыйныф укучыларына адреслана, укучыларда цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, шулай ук аларны мәгълүмати технологияләр өлкәсендә профориентацияләүгә юнәлдерелгән. Дәрес кысаларында укучылар проект эшчәнлегенең нәрсә икәнен, проектларның нинди билгеләре булуын һәм аларның мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге спецификасының нидә икәнлеген белә алалар, шулай ук проект җитәкчелегендә онлайн-тренажерда үз көчләрен сынап карыйлар.
Бүген әлеге дәрес безнең мәктәптә 7 класс укучылары өчен үткәрелде. Укучылар белән видеоролик каралды, әңгәмә уздырылды һәм тренажёрда эшләп карау булды. Укучылар дәрестә зур кызыксыну белән катнаштылар
-
"Эковесна-2019"
15.04.2019
Яңа Балтач башлангыч мәктәбе укучылары 13 нче апрель конне үзләренең мәктәп яны территорияләрен чистартуда катнаштылар.
-
"Эковесна-2019"
15.04.2019
Кыркаентүбә башлангыч мәктәбе укучылары 13 нче апрель конне үзләренең мәктәп яны территорияләрен чистартуда катнаштылар.
-
Юрий Гагарин белән 108 минут
13.04.2019
12 нче апрель "Космонавтика көне" уңаеннан мәктәбебездә "Юрий Гагарин белән 108 минут" акциясенә кушылып "Галәм киңлекләре!" дигән тематик чараны физика укытучысы Гыйльфанова Ф. Ә.үткәрде. Чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар үзләренә бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
"Без бергә"халык иҗаты конкурсы
13.04.2019
10 апрель көнне Актаныш муниципаль районында «Без бергә» халык иҗаты Республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабы узды. Анда Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман муниципаль районнары катнашты. Конкурс җиде номинациядә: “Хореография”, “Халык вокалы”, “Халык ансамбле”, “Инструменталь ансамбль», «Сәнгатьле сөйләм”, “Мода театры”, “Иҗади гаилә”, ә “Россия сувенирлары” күргәзмә-ярминкәсе “Декоратив-гамәли эшләнмә”, “ТР муниципаль районнары арасында иң яхшы күргәзмә экспозициясе” номинацияләрендә һәм махсус “Оста гаилә династиясе” номинациясендә узды. Безнең мәктәптән "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә 7класс укучысы Фаррахова Таңсылу катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Җитәкчесе Мәрданова Ә.Ә. Без аңа җиңүләр теләп калабыз!
-
Баскетбол ярышы
10.04.2019
6 нчы апрель көнне "Батыр" спорткомплексында төп гомуми мәктәпләр арасында баскетбол ярышы узды. Безнең мәктәпнең кызлар командасы район баскетбол ярышында 2 нче урынны яуладылар. Җитәкчесе - физкультура укытучысы Зиязетдинов хатип Хаккый улы. Молодцы!
-
"Бәллүр бишек"
06.04.2019
Бүген яр Чаллы шәһәренең балалар иҗат үзәгендә "Бәллүр бишек" конкурсы бара. Анда мәктәбебездән 7 нче сыйныф укучылары Фәррахова Таңсылу һәм Кәшбразыева Гүзәл, укытучылары Мәрданова Ә.Ә. белән катнашалар. Аларга уңышлар телибез.