Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Сакла РФ 14.10.2021

21 нче октябрь көнне 5, 7, 6 сыйныф укучылары онлайн рәвештә Сакла РФ сайтында юл кагыйдәләре буенча олимпиада эше эшлиячәкләр. Безнең мәктәптә регистрация эшләре төгәлләнде, хәзер инде олимпиадага әзерлек эшләре бара. Җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә.
21 октября на сайте Сакла.РФ пройдет онлайн олимпиада по ПДД с участием 5,6,7 классов. Регистрация закончилась, теперь идет подготовииельный процесс к олимпиаде. Победители будут награждены дипломами и подарками.
-
Өлкәннәр ункөнлеге декадасын һәм Укытучылар атналыгын йомгаклап 11.10.2021

11 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге декадасын һәм Укытучылар атналыгын йомгаклап, мәктәбебездә зур ярминкә булып үтте. Өстәлләр мул ризыклардан сыгылып торды. Укучыларның әниләренә пешергән тәмле ризыклар өчен бик зур рәхмәт әйтәбез.
11 октября в честь закрытия декады Пожилых людей и Вероссийской учительской недели в школе прошла ярмарка. Столы были полны разными вкусностями. Выражаем огромную благодарность всем мамам, которые нашли время и испекли эти вкусности.
-
Социально — психологическое тестирование 11.10.2021

15 нче октябрьгә тикле республиканың барлык мәктәпләрендә дә 7 — 11 сыйныф укучылары социаль — психологик тест эшлиләр. Бу методика авыр тормыш хәлләрендә психологик тотрыклылыкны һәм читтәге тискәре йогынтыга каршы торырга ярдәм итүче яки комачаулаучы үзенчәлекләрне ачыклауга юнәлдерелгән.
До 15 октября по всей республике во всех школах учащиеся с 7 по 11 классы проходит социально — психологическое тестирование. Методика направлена на выявление психологической устойчивости к трудным жизненным ситуациям и особенностей, которые помогают или мешают противостоять негативному влиянию извне.
-
Рәсем конкурсларында актив катнашкан укучылар 09.10.2021

9 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге декадасын һәм Укытучылар көне атналыгын йомгаклап, терроризм һәм коррупция, Укытучылар көне һәм халыклар бердәмлеге рәсем конкурсларында җиңү яулаган һәм барлык рәсем конкурсларында актив катнашкан укучылар бүләкләнделәр.
9 октября в честь закрытия недели Пожилых людей и Всероссийской учительской недели были награждены все активные участники и победители районного этапа конкурсов рисунок против терроризма и коррупции, в честь дня Учителей и дружбы народов .
-
Ярмарка 08.10.2021

Өлкэннәр ункөнлеге уңаеннан район үзәгендә ярминкә булып узды. Безнең мәктәп тә бакчада үскән байлыкларын Актаныш халкына тәкьдим итте. Ярминкә халык күңеленә хуш килгэн.
В честь декады Пожилых людей в районном центре прошла ярмарка, где наша школа тоже приняла участие с продуктами из школьного сада. -
Театр 08.10.2021

Сәяр республика театр конкурсының район этабында мәктәбебезнең театр түгәрәге егетләре hәм кызлары Раушан Шәрифнең "Мәхәббәт, кәҗә hәм башкалар" комедиясеннән өзек белән 1 урын яуладылар. Афәрин! Республика этабына әзерлек бара.
Участники школьного театрального кружка заняли 1 место на районном этапе республиканского конкурса театров Сэяр, показав отрывок из комедии "Любовь, коза и другие" драматурга Раушана Шарифа. Молодцы! Теперь идет подготовка к республиканскому этапу.
-
Тагын бер сөенеч 06.10.2021

Мәктәбебездә туклануга зур әһәмият бирелә. Җәй айлары дәвамында мәктәп бакчасында куп эшләр башкарылды, җиләк — җимеш, яшелчәләр устерелде. Тагын бер сөенеч — теплицабыз барлыкка килде.
Школьное питание — это залог здоровья подрастающего поколения. За время летних каникул в школьном саду было проделано очень много работы, выращены ягоды и овощи. Еще одна радостная новость — теперь у нас есть своя теплица.
-
«Үксезләр» татарча кинофильмы 06.10.2021

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән гаилә кыйммәтләрен чагылдыручы Нурания Җамалиның «Үксезләр» татарча кинофильмы карадык. Укучыларга бик ошады.
По рекомендации министерством образования и науки Республики Татарстан во всех школах республики показывается татарский кинофильм «Сироты», который раскрывает тему семейных ценностей, межличностные отношения. Детям фильм очень понравился.
-
Укытучы көне белән! 05.10.2021

Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!
Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрберебезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел, ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә. Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!
Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!
-
«Какое гордое призвание – давать другим образование» 01.10.2021

5 октябрь — Укытучылар көне! «Какое гордое призвание – давать другим образование» темасын яктыртып районыбызда рәсем конкурсы игълан ителде. Узләренең яраткан укытучыларына зур рәхмәтләр әйтеп, укучыларыбыз бу конкурста бик теләп катнаштылар.
В целях воспитания уважительного отношения к педагогам, создания праздничной атмосферы, содействия развитию интеллектуально-творческого потенциала личности ребенка проводится муниципальный конкурс рисунков среди учащихся 1-9 классов, посвященного ко Дню учителя «Какое гордое призвание – давать другим образование».













