• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66
Телефон: +7(855)-523-12-46
E-Mail: acsh2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Актанышская СОШ №2"
Руководитель: Шарипов Ильназ Ильшатович
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 723 учащихся
У нас учат: 59 педагогов

Новости Актанышской СОШ №2

“Иң татлы тел – туган тел”

Опубликовано: 21.02.2024

21нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче урта гомуми белем мәктәбендә “Иң татлы тел – туган тел” дип исемләнгән олы бәйрәм-тамаша уздырылды.

   Чарага алдан ук әзерлек эшләре алып барылды. Презентация, видеороликлар эшләнде, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнелде, инценировкалар әзерләнде. Бәйрәм  барышында укучылар Туган телләр көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, мәкаль-әйтемнәрне барладылар,  планетада телләрнең күптөрлелеге турында яңа белемнәр үзләштерделәр. Туган телдә халыкның холык-фигыле чагылышы, аның хәтере, тарихы, рухи куәте барлыгы турында белделәр. Тамашачыларга аеруча 8А сыйныфы укучыларының чыгышлары, төрле милләт балаларының үз телләрендә шигырь укулары, бертуган Шәрифуллиннарның, шулай ук бертуган Гыйләҗеваларның, Данил Кәндимовның моңлы җырлары, Рияна Хәбибуллинаның татар биюе хуш килде. Кушылып җырлап, алкышлап, көч биреп утырдылар Шулай ук милли киемнәрдән булган нәфис сүз осталары Аделина Мәнихова, Эльвина Әхмәтова, Зөләйха Нәбиева, Данил Кәндимов, Румия Сәгыйдуллиналар чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады.

   Бәйрәмгә җирлегебездә яшәп иҗат итүче шагыйрә апалар да чакырулы иде. Алар: үзебездә күпьеллар китапханәче булып эшләүче Әлфисә Гыймазова, “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлем. Башта укучылар әлеге авторларның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Аннан шагыйрәләргә сүз бирелде. Ә.Гыймазова, Л. Гыйлем үз иҗатлары белән таныштырдылар, балаларга теләк-киңәшләрен җиткерделәр, балалар чыгышы белән соклануларын рәхмәтләре аша белдерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Әлеге чараны әзерләп үткәрүче китапханәче Гөлназ Хәмидуллинага, туган тел укытучыларына иҗади уңышлар теләделәр.

   “Халыкара туган тел көне белән! Туган тел – буыннар арасында элемтәне ныгытучы чылбыр, бәяләп бетергесез белем чыганагы, тутыкмас рухи мирас һәм хәтер сакчысы ул. Телен, мәдәниятен саклаган, яшь буынны өлкәннәрнең иң яхшы гореф-гадәтләре, йолаларына бирелгәнлек рухында тәрбияләгән милләт кенә үзен югалтмый яшәргә лаеклы.

Әлеге бәйрәм һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын! Ана теле безгә куәт бирсен, иҗат дәрте өстәсен! ”,– дип тантаныны тәмамлады мәктәп директоры И.И.Шәрипов һәм үзе дә туган тел турында ярткан шигырен укыды.

  



К списку новостей