Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
E-Mail: | acsh2@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
Руководитель: | Шарипов Ильназ Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 723 учащихся |
У нас учат: | 59 педагогов |
Новости Актанышской СОШ №2
Гамил Афзал музеена сәяхәт
Опубликовано: 09.02.2024Көн саен мәктәбебездә план нигезендә туган телләр айлыгына багышланган төрле чаралар узып тора.
Бүген 9нчы сыйныф укучылары Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан Гамил Афзал музеена сәяхәт кылдылар. Андагы истәлекле һәм кадерле экспонатлар белән таныштылар. Экскурсовод кызлар һәр тематик почмак турында җентекләп сөйләде. Әдипнең кулы белән язылган язулар, аның шәхси әйберләре укучыларны аеруча тәэссирләндерде. Шулай ук Ленар Шәех турында да күп мәгълүматлар белделәр.
Экскурсия азагында Гамил Афзалның мемориаль тактасына чәчәкләр куйдылар. Фотосурәткә төштеләр.
Танып-белү экскурсиясе укучылар өчен бик кызыклы, файдалы да булды. Алар бер горурлык хисе белән, бик канәгать кайттылар.
К списку новостей