Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
E-Mail: | acsh2@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
Руководитель: | Шарипов Ильназ Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 759 учащихся |
У нас учат: | 59 педагогов |
Новости Актанышской СОШ №2
Әдип дәрес алып бара
Опубликовано: 05.02.2024Бүген, ягъни 5нче февраль көнне туган телләр айлыгы кысаларында мәктәбебездә язучы Габдулла Вафин белән 8А сыйныфында дәрес-очрашу үтте.
Дәрестә тере язучы белән аралашу укучылар өчен бик кызыклы, күңелле булды.
Әдип үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Әсәрләре, гаиләсе, мавыгулары, яраткан шагыйрьләре һәм язучылары турында сөйләде. Бик җанлы итеп укучылар белән аралашты. Аларга төрле сораулар бирде, җаваплар таптырды, теләкләрен белдерде.
Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларын "яудырды". Балачагы, мәктәп еллары, армия, мәхәббәт тарихы турында булды ул сораулар. Габдулла Мәхмүт улы һәркемне игътибар белән тыңлады, җентекләп җавап бирде.
Очрашу азагында мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк итте.
Бу чара һәркем күңеленә хуш килде. Дәрес бер тында сизелми дә үтте.
К списку новостей