• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66
Телефон: +7(855)-523-12-46
E-Mail: Asosh2.Shkola@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Актанышская СОШ №2"
Руководитель: Галимянова Райхан Фелусовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 708 учащихся
У нас учат: 60 педагог

Новости Актанышской СОШ №2

Актанышның икенче мәктәбендә өченче сыйныфларны яшь юл инспекторлары сафына кабул иттеләр

Опубликовано: 24.10.2023

Бүген  Актанышның икенче санлы мәктәбенең өченче сыйныф укучылары беренче дәрестә үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде, белгәннәрен кабатлап ныгытты. Аларга мавыктыргыч, кызыклы дәресне 6 Б сыйныфы укучылары үткәрде.

 

Укучылар сыйныф җитәкчесе Ландыш Исхакова белән әлеге ачык сыйныф сәгатенә ике атна дәвамында әзерләнгәннәр. 

Юл аркылы бары махсус кичүдән генә, светофорлы кичүләрдә яшел утның янганын көтәргә, куллардагы телефоннарга карамыйча бары яшел утта гына чыгарга кирәклеген дә укучылар кат-кат хәтерләренә сеңдерделәр.

Иртә караңгы төшү сәбәпле урамда йөрүче һәрбер укучының киемендә, сумкасында яктылык кайтаргыч элемент тагылган булырга тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күреп бетерә алмаска мөмкин. Уңайсыз һава шартларында – яңгыр, җепшек кар, томан булганда да җәяүлеләрне бәреп китү очраклары теркәлеп тора.  Яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә икән.

ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова укучыларны каникуллар вакытында юлларда тәртипле һәм сак йөрергә, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде. Мәктәпкә автобуска утырып килүчеләргә саклык кагыйдәләрен аңлатты, ә әти-әниләре белән шәхси автомобильдә барганда һәрвакыт иминлек каешларын эләктереп, машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтмичә генә йөрергә чакырды.

Балаларның юл кагыйдәләрен белүе илкүләмендә контрольдә. Учи. ру сайтында юл кагыйдәләрен белүне тикшерү өчен олимпидалалар уздрыла. Өченче сыйны укучылары арасында әлеге сайтка кереп белемнәрен сынап караучылар бар.

Ләйсән Рәзиф кызы бу олимпиадаларда актив катнашырга кушты һәм  юл кагыйдәләренә өйрәтүче "Добрая дорога детства" газетасы белән таныштырды. Укучыларга әлеге газетаны һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белешмәлекләр тапшырды. 

Район полиция бүлеге инспекторы Гүзәл Александровна барлык чыгыш ясаучыларның сүзләрен куәтләп республика һәм райондагы балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмы статистикасы турында мәгълүмат бирде.

Һава торышы үзгәрү сәбәпле, кар, яңгыр яву, кинәт суыту аркасында юлларда бозлавык хасил була. Нәкъ шушы чорда юл хәрәкәтендә катнашучыларның тагы да сак булырга тиешлеген искәртте.

Чарада "Белмәмеш" булып киенгән Айдар Габдрахманов кечкенә дусларына төрле биремнәр аша юл кагыйдәләрен белүләрен тикшерде. Тупны ыргытканда автомобильнең төзеклеге турындагы сорауларына барысы да дөрес җавап бирделәр.

Менә шундый эчкерсез аралашуга һәм кагыйдәләрне мавыктыргыч өйрәнүгә багышланган чарада өченчеләрне яшь юл инспекторлары сафына кабул иттеләр.

Истәлекле дәрес күмәк фотога төшү белән тәмамланды. 

Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/iul-kurkynycsyzlygy-ocen-berga/aktanysnyn-ikence-maktabenda-ocence-syinyflarny-ias-iul-inspektorlary-safyna-kabul-ittelar



К списку новостей