• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66
Телефон: +7(855)-523-12-46
E-Mail: acsh2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Актанышская СОШ №2"
Руководитель: Шарипов Ильназ Ильшатович
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 723 учащихся
У нас учат: 59 педагогов

Новости Актанышской СОШ №2

Әлифба – тормышта беренче баскычың.

Опубликовано: 23.02.2023

Әлифба – баланың тәүге уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә, ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.

Бүген зур бәйрәм.  Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1 класс укучыларының иң яраткан китабы Әлифба  белән саубуллашу бәйрәме. Әлифба –  белем юлының башы, якты йолдызы, тел ачкычы, беренче баскычы. Әлифба –  укучыларны 39 хәреф белән таныштыручы. Балалар аны бик яхшы үзләштерде. Әлбәттә, хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма нәниләребез  тырышып белем алды, укырга, язарга, өйрәнде. Китап аларны дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтте.

Бәйрәмдә балалар үзләренең осталыкларын күрсәтте: сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Шулай ук балалар әти-әниләре белән берлектә “Безнең әлифба” проектын эшләделәр: алфавиттагы һәр хәрефкә башланган җөмләләр төзеделәр. Нәтиҗәдә, классның үз әлифбасы булдырылды. Әти-әниләр дә, үз чиратында, балаларга үзләренең  бүләкләрен тапшырдылар.  Сюрпризсыз да булмады. Әти-әниләр үзләре белән зур “куян”ны кунакка алып  килеп сөендерде. Балаларның бик тә күңелләре булды.

Укучылар белем серенә өйрәтүче укытучы апаларына һәм әти-әниләренә рәхмәтләрен белдердереп үз куллары белән ясаган открыткаларын тапшырдылар!

Кадерле балалар, Әлифбага алмашка Туган тел китабы килә. Ул сезгә күп матур әсәрләр аша Туган илебезне, туган телебезне кадерләргә, дуслыкны хөрмәтләргә, акыллы, әдәпле тәртипле булырга өйрәтер.

Беренче җиңүегез, Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән ихлас котлыйм! Сезгә белем үрләрен яулаганда, яңадан-яңа биеклекләрләр, күп уңышлар,  ихтыяр көче  телим!

                                                                                                                Альбина Борханова,

Актаныштагы икенче урта мәктәпнең

озайтылган көн төркеме тәрбиячесе,

Эльмира Ваншина

башлангыч класс укытучысы.



К списку новостей