Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
E-Mail: | Asosh2.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
Руководитель: | Галимянова Райхан Фелусовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 708 учащихся |
У нас учат: | 60 педагог |
Новости Актанышской СОШ №2
Мөхәммәт Мирза белән очрашу
Опубликовано: 20.04.2022Республикабызның кайсы гына районында яшәсәк тә, туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтергә, бай тарихын сөйләргә, күренекле шәхесләре белән таныштырырга бурычлыбыз. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле ул. Анда адәм баласының кендек каны тама, ул җиһанга тәүге аваз сала, шуннан зур тормыш дәрьясына юл яра. Еллар узган саен, туган якка карата олы иң самими хисләр генә көчәя.
Хәер, матди уңышлар никадәр генә мул булса да, төбәкне дөньяга танытучылар ул – аның күренекле шәхесләре.
Без дә бүген мәктәбебезгә Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь, райондашыбыз Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимовны чакырдык. Тере шагыйрьләр белән очрашу безнең һәрберебез өчен зур шатлык.
М.Мирзаның тормыш юлы һәм иҗаты белән укучылар якыннанрак танышты. Аның шигырьләрен укучылар яттан сөйләделәр. Китап күргәзмәлелеге оештырылды.
Бик эчтәлекле, кызыклы, кирәкле очрашу булды. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын.
К списку новостей