Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» / «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: с. Актаныш, ул. Юбилейная, 66
Телефон: +7(855)-523-12-46
E-Mail: acsh2@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: АСОШ №2
Руководитель: Амиров Айзат Салихзянович
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 760 учащихся
У нас учат: 60 педагогов

Новости Актанышской СОШ №2

Президент спорт уеннары

Опубликовано: 30.05.2021

27-29 май көннәрендә Зәй шәһәрендә "Президент спорт уеннары"- мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабы узды. Ярышларда 9 шәһәр һәм муниципаль район командалары катнашты. Һәр командада 2006-2007 елларда туган 6 егет һәм 6 кыз бар. Актаныш районын муниципаль этапта җиңү яулаган мәктәбебез командасы тәкъдим итте. Команданы ике физик тәрбия фәне укытучысы-Булатов Руслан Ралиф улы һәм Хөсәенов Азат Раил улы әзерләделәр. Балалар спорт әзерлегенең югары дәрәҗәдә булуын күрсәттеләр һәм призерлар булдылар: волейбол(егетләр) - 1 урын. Җиңел атлетика(егетләр) - 3 урын. Җиңел атлетика(кызлар) - 3 урын. Өстәл теннисы(кызлар) - 2 урын Футбол - 2 урын. Гомуми нәтиҗәләр буенча Актаныш командасы 5 нче урынны яулады. Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз! Яңа җиңүләр телибез!!!!


Источник: https://www.instagram.com/p/CPfb06-BGfT/

К списку новостей