Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
E-Mail: | Asosh2.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
Руководитель: | Галимянова Райхан Фелусовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 708 учащихся |
У нас учат: | 60 педагог |
Новости Актанышской СОШ №2
Китап – киңәшчең синең
Опубликовано: 10.02.2021Без, Актанышның икенче урта мәктәбенең 1 «Б» сыйныф укучылары, район үзәк балалар китапхәнәчеләре үткәргән, “Китап – киңәшчең синең” темасына багышланган дәрестә булдык. Укучыларны китапхәнәдә эшләүче Резеда, Клара, Зөлфия апалары каршы алды. Алар китапхәнә, уку залы, абонемент өлешләре белән таныштырды. Балаларга китапка карата сакчыл булырга кирәклеген, аны куллану кагыйдәләрен аңлаттылар. Дәреснең максаты да китапка, китапхәнәгә хөрмәт, ярату хисе уяту иде. Дәрес барышында укучылар “библиокәнфитләрдәге” сорауларны үзләре укып, җаваплар таптылар. Сораулар кызыклы итеп төзелгән иде, шуңа балалар күңеленә бик хуш килде.
Татарстан Респубикасы президенты Миңнеханов Р.Н. указы нигезендә 2021 ел – Китапхәнәчеләр балаларны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган “Туган телем – хәзинәм!” дигән китап кургәзмәсе белән таныштырдылар. Шулай ук, укучыларга Татарстан Республикасы дәүләт гербы көне уңаеннан “Ак барслы герб” турында мәгълүмат бирелде. Балаларга китап дөньясына сәяхәт бик тә ошады. Китап – безнең якын дустыбыз. «Әгәр үзегезгә дуслар табасыгыз килсә, күбрәк китапханәгә йөрегез, сезнең өчен ишекләребез ачык, хөрмәтле китап сөючеләр», – дип чакырып калдылар китапханәче апалар.
Альбина Борханова,
Актаныштагы икенче урта мәктәпнең озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе.
Тулырак: http://sabantuyjournal.ru/news/sabantuy-pochtasy/kitap-kishche-sine
Источник: http://sabantuyjournal.ru/news/sabantuy-pochtasy/kitap-kishche-sine
К списку новостей