Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
E-Mail: | Asosh2.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
Руководитель: | Галимянова Райхан Фелусовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 708 учащихся |
У нас учат: | 60 педагог |
Новости Актанышской СОШ №2
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне
Опубликовано: 20.02.2020
Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре һәм үз теле бар. Бик кадерле, газиз һәм әни кебек якын булганга, халкыбыз аңа ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел! Мәңге аерылгысыз изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә Ана бирә.
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Әлеге уңайдан, укучыларда туган телебезгә хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгын, матурлыгын, аһәңлелеген саклауны максат итеп, мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде.
5нче сыйныф укучылары арасында “Әйтеп бетер” дип аталган мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны белүләрен тикшерү бәйгесе уздырылды.
Класс сәгатьләре татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты, милли гореф-гадәтләребезгә багышланды. Ә туган тел дәресләре бу атнада “Теле барның иле бар” темасына тел кыйммәте турындагы чыгышлар белән башланды.
Мәктәп китапханәсендә “Туган телем – иркә гөлем” дигән укучылар өчен күргәзмә оештырылды.
8нче сыйныф укучылары, М.Җәлилнең шигырьләрен яттан өйрәнеп, үзәк китапхәнәдә чыгыш ясап кайттылар.
11нче сыйныф укучылары тарафыннан “Уйлар белән кайтып урар юл” дип аталган радиотапшыру әзерләнде.
Милләтнең киләчәге – бүгенге яшь буын. Ә милләт – телдән башка милләт була алмый. Бар өмет яшьләрдә. Туган телгә карата гамьсезлек чире берүк аларга күчмәсен.
Туган телен яраткан һәм кадерләгән кеше генә үзе дә кадерле булыр!
К списку новостей