Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
E-Mail: | Asosh2.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
Руководитель: | Галимянова Райхан Фелусовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 708 учащихся |
У нас учат: | 60 педагог |
Новости Актанышской СОШ №2
Халыклар бердәмлеге көне белән!
Опубликовано: 04.11.2019Хөрмәтле укытучылар, укучылар, ата-аналар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Әлеге гомумхалык бәйрәме халыкларның бердәмлеген генә гәүдәләндереп калмыйча, ватанпәрвәрлек, гражданлык җаваплылыгы үрнәге дә булып тора. Бу дата күптәнге вакыйгаларга бәйле булса да, бәйрәмнең асылы бүгенге вәзгыятькә дә туры килә. Көчле дәүләт, күпмилләтле халыкларның бердәмлеге, ватанпәрвәрлек - Россия Федерациясе һәм илнең динамик үсештәге төбәкләреннән берсе булган республикабыз казанышларының төп нигезләрен менә шулар тәшкил итә. Хакимият белән җәмгыять, төрле катлау вәкилләре арасындагы багланышлар җитди ихтыяҗга, барлык идарә структуралары эшчәнлегендә мөһим юнәлешкә әйләнде. Кешеләр ышанычы - дәүләтне көчле итү чыганагы ул. Татарстанлылар вакыт белән сыналган тыныч тормыш, халыклар дуслыгы традициясен дәвам итә, аны тагын да ныгыта, үз җирендә 100дән артык милләт, төрле дин вәкилләренең дус-тату яшәве белән горурлана. Әмма без һәркем үз Ватаны белән горурланганда, аның үсеше өчен үзеннән өлеш керткәндә генә тагын да көчле булабыз. Безнең көчебез, иминлегебез - бердәмлектә.
К списку новостей