Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
E-Mail: | Asosh2.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
Руководитель: | Галимянова Райхан Фелусовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 708 учащихся |
У нас учат: | 60 педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Победа!!! 29.04.2019
Вокальный ансамбль нашей школы "Лачыннар" занял почетное II место на открытом республиканском телевизионном молодёжном фестивале эстрадного искусства "Созвездие - Йолдызлык 2019". Руководитель ансамбля Нуриахметова Р.Н..
-
Вебинар 26.04.2019
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 27 июнендәге 584 номерлы Карарын үтәү йөзеннән мәгариф оешмаларында һәм учреждениеләрдә һөнәри стандартлар кертелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап ЕКСТАН мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри стандартына күчү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университеты белән берлектә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашында оештырылган Мәгариф өлкәсендә һөнәри стандартларны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча 24 апрель көнне мәктәбебездә вебинар узды. Вебинарда барлык мәктәп җитәкчеләре, балалар бакчалары мөдирләре, мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү директорлары катнашты.
-
Тукай – сүнмәс йолдыз ул! 26.04.2019
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан китапханәче Хамидуллина Г.Р. “Тукай – сүнмәс йолдыз ул!” исеме астында әдәби – музыкаль кичә үткәрде.Кичәдә Г.Тукайның шигырьләре, җырлары яңгырады, тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина үткәрелде, китап күргәзмәсе эшләнде. Кичә бик тә үтемле, эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп әзерләнгән иде.
-
Безнең вакыт – Безнен заман 25.04.2019
24 апрель кичендә Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында "Безнең вакыт – Безнен заман" эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең район турына йомгак ясалды. Өч сәгатькә якын барган концерт дәвамында сәхнәгә кырыкка якын номер күтәрелде, алар һәрберсе тамашачы тарафыннан көчле алкышлар белән кабул ителде. Чара ахырында һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнеп, алар дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән хөрмәтләнде. Мәктәбебезнең уңышлары:
- "Хореография" номинациясендә җиңүче;
- "Вокал-соло" номинациясендә Гөлназ Солтанова җиңүче;
- "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә 2 нче урын;
- "Тарих битләре" номинациясендә 2 урын;
- "Йолдызлы мизгел" номинациясендә 3 урын.
Фестиваль-конкурсның гомуми урыннарына килгәндә мәктәбебез 2 урында. Котлыйбыз!!!
-
Инглиз телендәге театрлар конкурсы 23.04.2019
Инглиз телендәге театрлар конкурсында безнең мәктәп укучылар коллективы район күләмендә 3 урынны яулады. Укытучылары: Ганиева Ф.Ф., Миршарипова Т.К.. Котлыйбыз!
-
Всероссийские проверочные работы 22.04.2019
В этой неделе в школе пройдут Всероссийские проверочные работы (ВПР) в 4 классах по математике (в любой день недели 22-26 апреля), по окружающему миру ( в любой день недели 22-26 апреля), в 5 классах по математике (23 апреля), по русскому языку (25 апреля), в 6 классах по русскому языку (23 апреля), по математике (25 апреля).
-
"Җиңү өчен 100 балл" Бөтенроссия акциясе 19.04.2019
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте инициативасы белән оештырылган "Җиңү өчен 100 балл" Бөтенроссия акциясе быел мәктәбебездә узды. Акция кысаларында 2018 елда чыгарылыш сыйныф укучычыбыз Загртдинов Рузил Нәсим улы, НГПУның 1 курс, филология факультеты студенты, рус теле буенча БДИга югары баллар алган, үзенең тәҗрибәсе һәм югары сыйныф укучылары белән БДИга уңышлы әзерлек серләре белән уртаклашты. Чара укучыларда БДИга әзерлек белән бәйле артык киеренкелекне бетерергә һәм балаларны уңышка этәрергә тиеш. 2018 елда Актаныш районында рус теле буенча 100 баллга 1 укучы, 27 югары балл җыючы лаек булды. Очрашу чыгарылыш сыйныф укучылары өчен файдалы булыр дип ышанабыз.
-
Фирая Солтанова-Жданова кубогына җиңел атлетика эстафетасы 19.04.2019
Актанышта быелгы җәйге спорт сезоны, традиция буенча, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына үткәрелгән җиңел атлетика буенча эстафета белән башланып китте. Укучыларның сәламәтлеген ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыруга йөз тоткан эстафетада быел 247 укучы катнашты. Нәтиҗәләр исә өч төркемдә ясалып, дәрәҗәле беренче урынны яулаган мәктәп командалары Фирая Солтанова – Жданованың күчмә кубогы белән хөрмәтләнделәр. Урта белем бирү мәктәпләренең кечкенәләр төркемендә мәктәбебез командасы җиңү яулады, зурлар төркемендә 2 урынны алды. Котлыйбыз!!!
-
Инглиз теле буенча төбакара семинар 18.04.2019
17 апрель көнне мәктәбебез базасында инглиз теле буенча төбакара семинар узды. Чарада районның инглиз телчеләре, Татарстанның Минзәлә районы педагоглары белән беррәттән Башкортстан республикасының Нефтекама шәһәреннән, Илеш һәм Югары Яркәйдән дә инглиз теле укытучылары – кырыкка якын педагог катнашты. Семинарның практик өлеше кысаларында педагоглар өчен ачык дәресләр, мастер-класслар оештырылып, аларда һәр сыйныф укучысы актив катнашты. Аналитик блокта исә педагоглар тәҗрибә уртаклашып, чыгышлар тыңлады.
-
"ЭКО-ЯЗ 2019" кысаларында 17.04.2019
Бүген район мәгариф идарәсе тарафыннан сыерчык ояларын Ленин паркына урнаштыру акциясе үтте. Мәктәбебез акциядә актив катнашты. Барлык оялар да парк агачларына урнаштырылды.