МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
«Йолдызлык - 2021» гала-концерты / Гала – концерт «Созвездие - 2021» 12.02.2021

Безнең тәрбияләнүчеләр «Йолдызлык – 2021» фестивалендә призлы урыннар яуладылар.
Наши воспитанники заняли призовые места в фестивале «Созвездие - 2021»
-
Татарстан чаңгы юллары-2021 / Лыжня Татарстана – 2021 12.02.2021

Бүген безнең тәрбияләнүчеләр «Татарстан чаңгы юлы - 2021»массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. Закирҗанова Зәлия иң яхшыларның берсе булды һәм өченче урынны алды. Афәрин, Зәлия!!! Киләчәктә дә спортта уңышлар телибез!!!
Сегодня наши воспитанники приняли участие в массовом лыжном соревновании «Лыжня Татарстана - 2021». Закирзянова Залия стала одной из лучших и заняла третье место. Молодец, Залия!!! Дальнейших успехов в спорте!!!
-
Йолдызлык-2021 (муниципаль этапның икенче сайлап алу туры) / Созвездие - 2021 (второй отборочный тур муниципального этапа) 10.02.2021

Бүген А. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында «Йолдызлык - 2021» республика конкурсының муниципаль этабының икенче сайлап алу туры узды. Безнең тәрбияләнүчеләр жюрига дүрт номер тәкъдим иттеләр. Балалар бик тырыштылар, афәрин!!!
Сегодня в РДК имени А.Авзаловой прошёл второй отборочный тур муниципального этапа республиканского конкурса «Созвездие - 2021». Наши воспитанники представили жюри четыре номера. Дети очень старались, молодцы!!!
-
Татар халык орнаменты / Татарский орнамент 10.02.2021

Бакчабызга кайткан яңа "Күңелле домино" уенын катнаш зурлар-мәктәпкә әзерлек төркем балалары аеруча яратып уйныйлар. Уен аша балалар төрле милли орнаментлар белән танышалар. Мәсәлән "чәчәк" - үсемлек орнаменты (нәкышы) татарларның декоратив-гамәли сәнгатендә төп урынны алып тора. Гадәттә кыр, алан, бакча чәчәкләре сурәтләнә. Алар шартлы һәм стильгә туры китереп ясалган, шул ук вакытта бер дәрәҗәдә төгәл.
В новую игру "Веселое домино" с удовольствием играют дети разновозрастной старшей-подготовительной к школе группы. Через игру дети знакомятся с разными национальными орнаментами. Например, "цветок " - растительный орнамент (узор) занимает основное место в декоративно-прикладном искусстве татар. Обычно изображаются полевые, луговые, садовые цветы. Они выполнены условно и в соответствии со стилем, при этом одинаково точны.
-
Физкультминут / Физкультминутка 05.02.2021

Мәктәпкәчә педагогикада артык киеренкелек һәм арыганлык профилактикасы чараларының берсе булып физкультминуткалар тора. Хәрәкәт активлыгының бу формасы баланың психикасына уңай тәэсир итә, кәефне күтәрә һәм күңел күтәренкелеге бирә. Физкультминуткалар балалар бакчасында дәресләрдә кирәк — алар балаларның сәламәтлеген сакларга булыша. Төрле яшьтәге кече һәм беренче кечкенәләр төркеме тәрбияләнүчеләре дә физкультминутканы бик теләп башкаралар.
Одним из средств профилактики перенапряжения и усталости в дошкольной педагогике являются физкультминутки. Эта форма двигательной активности благоприятно влияет на психику ребёнка, поднимает настроение и даёт заряд бодрости. Физкультминутки необходимы на занятиях в детском саду — они помогают сохранить здоровье детей. Воспитанники разновозрастной младшей и первой младшей группы также с удовольствием выполняют физкультминутку.
-
Татарча мультфильмнар / Татарские мультфильмы 04.02.2021

Буш вакытларда TATBOOK.RU сайтында QR - код буенча җыеп татарча мультфильмнар карагач, шул мультфильмның рәсемен кубиктан төзергә яратабыз.
В свободное время, посмотрев татарский мультфильм на сайте TATBOOK.RU через набранный код – QR, мы любим собирать сюжет этого мультфильма из кубиков.
-
«Ел тәрбиячесе - 2021» бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү / Чествование победителей конкурса «Воспитатель года - 2021» 03.02.2021

Бүген А. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында «Ел тәрбиячесе - 2021», «Ел укытучысы - 2021» республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен, призерларын һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Валиуллова Ирина Ирек кызы «Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе - 2021» конкурсының «Бай эчке дөнья өчен» призерының «Мәгариф идарәсе» МКУ Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
Сегодня в РДК имени А.Авзаловой состоялось чествование победителей, призёров и лауреатов муниципального этапа республиканского конкурса «Воспитатель года - 2021», «Учитель года - 2021». Воспитатель нашего ДОУ Валиуллова Ирина Ирековна была награждена Почётной грамотой призёра «За богатый внутренний мир» конкурса «Воспитатель года Республики Татарстан - 2021» от МКУ «Управление образования». Поздравляем!!!
-
Йолдызлык – 2021 (беренче сайлап алу туры) / Созвездие – 2021 (первый отборочный тур) 29.01.2021

Бүген «Кояшкай» балалар бакчабызда «Йолдызлык - 2021» республика бәйгесенең муниципаль этабының беренче сайлап алу туры узды. Балаларның чыгышларын мәртәбәле жюри уңай яктан бәяләде. Балаларыбызга бәйгенең киләсе этапларында да уңышлар теләп калабыз.
Сегодня в нашем детском саду «Солнышко» прошел первый отборочный тур муниципального этапа республиканского конкурса «Созвездие-2021». Выступления ребят положительно оценило авторитетное жюри. Желаем нашим ребятам успехов и на следующих этапах конкурса.
-
Чыршы янында күңел ачу / Развлечения у ёлки 29.01.2021

Балалар бакчасында эш көннәре бик күңелле һәм кызыклы үтә. Балаларның күңелсезләнергә вакыты бөтенләй юк. Ял минутлары кызыклы күңел ачу һәм уеннар өчен бирелә. Без беләбез, уен әйдәп баручы төре булып тора бала эшчәнлегендә. Уеннар бала үсешендә бик яхшы ярдәмчеләр. Уен укыту чарасы булып тора, чөнки ул яңа күнекмәләргә өйрәтә, балаларда фикерләүне, карашны, бармакларның вак моторикасын, иҗади һәм аналитик сәләтләрен үстерә. Уен балаларга шатлык китерә. Бала, уйнаганда, әйләнә-тирә дөньяны танып белә, үзара бәйләнеш кагыйдәләрен ача һәм тәҗрибә ала.
Будни в нашем детском саду проходят очень весело и занимательно. У деток совсем нет времени скучать. Минутки отдыха отводятся на интересные развлечения и игры. Как мы знаем, игра является ведущим видом деятельности ребенка. Игры прекрасные помощники в развитии ребенка. Игра стала средством обучения, т. к. она обучает новым навыкам, развивает у детей мышление, воображение, мелкую моторику пальцев, творческие и аналитические способности. Игра приносит детям радость. Ребенок, играя, познает окружающий мир, открывает правила взаимодействия и получает опыт.
-
Татар язучылары китаплары / Книги татарских писателей 22.01.2021

Безнең катнаш зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар китапханәгә экскурсиягә бардылар. Анда алар татар язучыларының китаплары белән таныштылар.
Сегодня наши воспитанники разновозрастной старшей - подготовительной к школе группы посятили библиотеку. Там они познакомились с книгами татарских писателей.












