МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
-
Сынлы сәнгать һәм техник иҗат экспонатлары / Экспонаты изобразительного искусства и технического творчества 27.04.2026

27нче апрель көнне Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме уздыру зонасын сынлы сәнгать һәм техник иҗат экспонатлары белән бизәү бәйгесе узды.
Безнең "Кояшкай" балалар бакчасы "Гали белән Кәҗә" композициясе белән катнашты. Мазитова Амалия һәм Хамматуллин Тимерхан аны матур итеп якладылар.
Коллективыбыз "Иң халыкчан" экспонат номинациясендә җиңүче Дипломы белән бүләкләнде.
27 апреля в Актанышском Доме культуры имени Альфии Авзаловой прошел конкурс на оформление зоны проведения праздника поэзии, посвященного 140-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая, экспонатами изобразительного искусства и технического творчества.
Наш детский сад "Солнышко" принял участие с композицией "Гали и Коза". Мазитова Амалия и Хамматуллин Тимерхан ее красиво защищали.
Коллектив был награжден дипломом победителя в номинации "Самый народный". -
Безнең балалар бакчабызда Тукай бәйрәме / Праздник Тукая в нашем детском саду 23.04.2026

23 апрель көнне бакчабызда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган бик матур бәйрәм иртәсе булды. Балалар презентацияләр аша Тукай белән якыннанрак таныштылар. Шигырьләрен тыңладылар. Бәйрәмгә кунак булып килгэн Шурәлегә , үзе турында, бик матур җырларын буләк иттеләр. Татар телендә Тукай әсәрләреннән эшләнгән мультфильм карадылар. Бәйрәмебезне "Туган тел" жыры белән тәмамладык.
23 апреля в нашем детском саду состоялось замечательный праздничный утренник, посвященное 140-летию со дня рождения Габдуллы Тукая. Дети через презентацию вспомнили биографию Габдуллы Тукая. Слушали его стихи. На праздник в гости пришёл сказочный герой из произведения Габдуллы Тукая Шурәле, о принялд в подарок очень красивую песню о себе. Посмотрели мультфильмы на татарском языке сделанные на произведения Габдуллы Тукая. Завершили праздник песней "Туган тел - Родной язык". -
Халыкара кошлар көне / Международный день птиц 02.04.2026

"Халыкара кошлар көне" - ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Бүген, 2 нче апрель, безнең балалар бакчасында да Халыкара кошлар көненә багышланган күңел ачу чарасы узды. Бәйрәмне икенче кечкенә - уртанчы төркем балалары үткәрде. Алар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, табышмакларга җавап таптылар, кошлар тавышын тыңладылар.
Кунакка урманчы абыйлар - Ахметгалиев А. һәм Гарипов Р. килделәр. Алар урманчы һөнәре турында кызыклы мәгълүмат бирделәр, белешмәлекләр тараттылар.
Канатлы дусларны сакларга, алар турында кайгыртырга, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр.
Балаларга, әтиләр белән бергә "Сыерчык оясы" акциясендә катнашканга, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кошларны һәм урманнарны яратыйк, саклыйк, дуслар!
"Международный день птиц" - экологический праздник, который отмечается ежегодно 1 апреля. Сегодня, 2 апреля, в нашем детском саду тоже провели экологическое развлечение, посвященное международному дню птиц. Это развлечение провели дети второй младшей-средней смешанной группы. Они читали стихи, пели, танцевали, нашли ответы на загадки, слушали голоса птиц.
В гости пришли лесники Ахметгалиев А. и Гарипов Р. Они познакомили с профессией лесничего и раздали памятки.
Призвали беречь крылатых друзей, заботиться о них, соблюдать правила пожарной безопасности в лесах.
Детям были вручены благодарственные письма за участие вместе с родителями в акции "Скворечник".
Надо любить и беречь птиц и леса, друзья!












