Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Новости Поисевской школы
Мәктәптә "Халыкара Туган тел көне "
Опубликовано: 21.02.2015Мәктәбебездә 21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне уңаеннан Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа! дип аталган әдәби кичә оештырылды. Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җырлар, шигырьләр аша белдердек. Туган телебез, аның килеп чыгышы, үзенчәлеге, мөһимлеге; аны белергә, өйрәнергә кирәклеге ассызыкланды.
Кичәнең икенче өлешендә 5 нче һәм 6 нчы класс укучылары ике төркемгә бүленеп төрле бәйге-ярышлар буенча көч сынаштылар.
Беренче турда төркемнәр тел һәм әдәбиятка һәм Татарстаныбызның тарихы һәм мәдәниятенә кагылган сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан укучылар игътибарлылыкта сыналдылар. Рәсемнәр буенча аларга төрле сораулар бирелде. Бу биремдә дә төркемнәр сынатмадылар. Сүздән сүзләр яса бәйгесендә дә укучылар бихисап күп сүзләр ясауга ирештеләр. Төркем капитаннары аерым сыналды. Татар теле, әдәбиятка, башка өлкәләргә караган сорауларга җавап бирделәр. Төркемнәрнең балларын арттыруга зур булышлык иттеләр. Сулдан һәм уңнан да бертөрле укылучы сүзләр дә барланды. Төркем укучыларының халык авыз иҗатын, бигрәк тә мәкаль-әйтемнәрне ни дәрәҗәдә белүләре сыналды. Тел турындагыларына ныграк басым ясалды. Шагыйрь – язучыларның әсәрләрен өзекләр аша билгеләтү биремнәре дә бар иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы да читтә калмады. Нинди генә биремнәр булса да, укучылар сынатмадылар. Бәйге-ярышлар үтәлеп, баллар саналганнан соң 5 нче класс төркеме 1 нче урынны, ә 6 нчы класс укучылары аз гына калышып 2 нче урынны яуладылар.
Бәйрәмне йомгаклаганда, аягүрә басып бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән кичәбез тәмамланды. Укучылар бу кичәдән үзләренә бик күп мәгълүмат тупладылар. Кичә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева тарафыннан мавыктыргыч, кызыклы итеп оештырылды; укучыларның күңеленә хуш килде.
К списку новостей







