Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Новости Поисевской школы
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Опубликовано: 15.01.20262026 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 140 ел тула.
Юбилей елына әзерлек уңаеннан мәктәбебездә киңкырлы эш алып барыла.
Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан мәктәп китапханәсендә "Тукайлы балачак" китап күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителә. Без Тукайның яшендәй яшьнәп үткән кыска гомер юлы, ул калдырган иҗади мирас, аның яшәү үрнәген күз алдыннан уздырып сокланабыз һәм Бөек Тукаебыз алдында баш иябез. Бөтен уй-гамәлләребез белән Тукай рухына лаек булырга тырышабыз. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә 4 сыйныф укучылары өчен "Без Тукайлы халык!" исеме астында китапханә дәресе уздырылды. Бу катлаулы чорда аның шигырьләре күңелләрдә дәрт уята, шифа өсти, аклыкка-сафлыкка, тугрылыкка өнди, хезмәткә көч бирә. Тукаебызны зур горурлык хисләре белән искә алабыз.Тукай рухы күңелләребездә мәңге яшәр!
К списку новостей







