• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12
Телефон: +7(855)-525-12-32/ 5-12-34
E-Mail: Spo.Akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Поисевская СОШ"
Руководитель: Шайхутдинова Алсу Рашитовна
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 230учащихся
У нас учат: 23 педагогов Язык обучения: татарский

Новости Поисевской школы

#МойГеройМояСемья акциясе

Опубликовано: 09.05.2024

Пучы урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Кашапова Лилия (Җитәкчесе Муллагалиева Г.К.)  #МойГеройМояСемья акциясенә кушыла. 

Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик тирән һәм куркыныч. Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган гына, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Сугыш ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме балаларны ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш сүзен ишетүгә үк күз алдында янып каралган иген басулары, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.

Әтиемнең бабасы — Кашапов Әнвәр Кашап улы 1906 елда Усы авылында, гади крестьян гаиләсендә туып үсә. Үсеп җиткәч, шушы авылның Гыйләҗетдин кызы Гөлҗамал белән тормыш коралар. Сугышка кадәр ике кызлары туа. Алар колхозда эшлиләр. 1941 елда сугыш башлангач, Әнвәр бабамны сугышка алалар. Ул каты сугышларда катнашып, Курский дугасындагы сугышта каты яраланып, госпитальдә дәвалана. 1943 елда кире авылга кайта. Ул икенче группа сугыш инвалиды була. Сугыштан кайткач, тагын бер кызлары туа. Әби кыр эшләрендә эшли, бабам дәүләткә ат белән икмәк, йомырка ташый. 1950 елда уллары — минем бабам туа. 1972 елда әтием туганда бабам инде пенсиядә була. Ул әтиемне кечкенәдән үк эшкә өйрәтә. 1987 елда Усы авылында вафат була.

Хәзерге көндә дә куркыныч сугышлар бара. Безне саклаган солдатларыбызны без хөрмәт итергә тиешбез. Чөнки илебезне саклау һәрбер кеше өчен изге бурыч булып тора.



К списку новостей