Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 233учащихся |
У нас учат: | 25 педагогов Язык обучения: татарский |
Новости Поисевской школы
Җәлил дәресләре
Опубликовано: 16.02.2023Бакчачы
Бик уңган безнең бакчачы бабай,
Яше үзенең туксанда бугай.
Ул кояш белән бергә кузгала,
Көрәген ала, җиңен сызгана.
Түтәлләр казый, гөлләр утырта.
Алмагачларның башларын кырка.
Түтәлне тутырып үсә җиләкләр,
Нәркис, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр.
Язын бакчага кайталар кошлар,
Безнең кадерле канатлы дуслар.
Бигрәк күңелле май башларында,
Каеннар яфрак ярган чагында.
Шул чакта бабай кинәт яшәрә.
Талларга карап күзе яшьләнә.
Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр —
Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр.
Үлсә дә бер көн безнең бакчачы,
Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.
Шаулар сагынып дусты карагай,
Нинди бәхетле бакчачы бабай.
Муса Җәлил.
К списку новостей