• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12
Телефон: +7(855)-525-12-32/ 5-12-34
E-Mail: Spo.Akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Поисевская СОШ"
Руководитель: Шайхутдинова Алсу Рашитовна
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 230учащихся
У нас учат: 23 педагогов Язык обучения: татарский

Новости Поисевской школы

Илһам Шакиров татар халкының милли казанышы һәм горурлыгы

Опубликовано: 16.02.2023

      Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга. 1954 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, шул елда ук ул Казан музыка училищесына укырга керә. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына күчә һәм аны 1960 елда тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли башлый.
      Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде. «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек элекке матур көйләр халык арасынатаралыпкитәләр.
      И.Шакиров иҗатында, татар халык җырлары белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләре һәм эстрада җырлары да зур урын ала. Ул үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүзл.), «Сәлам сезгә», «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүзл.) һәм «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре) кебек үзенчәлекле җырлар тиз арада халык тарафыннан яратып кабул ителәләр.



К списку новостей