Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
9-11 класс укучылары арасында "Сөмбелә" бәйрәме 26.10.2015

Бүген мәктәптә 9-11 класс укучылары арасында “Сөмбелә” бәйрәме үтте. Бәйрәмгә укучылар теләп әзерләнделәр һәм актив катнаштылар. Алдан рәсем, яшелчә, җиләк-җимешләрдән ясалган эшләнмәләргә конкурслар игълан ителгән иде. Кичә укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
"Зирәк бала - III" конкурсы нәтиҗәcе. 24.10.2015

"Гаилә һәм мәктәп” журналы үткәргән бөтенрәсәй “Зирәк бала – III” конкурсында катнашып Пучы мәктәбенең 4 класс укучысы Фазуллина Айзилә лауреат дипломына лаек булды.
-
5-8 классларда "Сөмбелә" бәйрәме 24.10.2015

23 октябрь көнне 5-8 класс укучылары арасында "Сөмбелә" бәйрәме үтте.Бәйрәм Сөмбеләләрнең чыгышы белән башланып китте. Кичә барышында һәр класс иҗади сәләтен күрсәтте. Кичә төрле уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды.Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
-
Район беренчелегенә кызлар һәм малайлар арасында волейбол ярышы 24.10.2015

2001-2002 елгы укучылар арасында район беренчелегенә үткәрелгән волейбол ярышында катнашып, мәктәпнең малайлар командасы призлы 2 нче урынга ия булдылар, Сагитов Илмаз "Иң яхшы туп чөюче" исеменә лаек булды.
-
Башлангыч классларда "Сөмбелә" бәйрәме 23.10.2015

Башлангыч классларда "Сөмбелә" бәйрәме үтте. Һәр класстан сайланган "Сөмбеләләр" үз осталыкларын күрсәттеләр.Кичә укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Район беренчелегенә кызлар һәм малайлар арасында баскетбол ярышы 22.10.2015

Укучылар арасында район беренчелегенә үткәрелгән баскетбол ярышында катнашып, мәктәпнең малайлар командасы призлы 2 нче урынга ия булдылар. Котлыйбыз!
-
"Алтын көз" җиңел атлетик кросс 20.10.2015

Спорт мастеры Шәемов Ф.Ш. призына уздырылган "Алтын көз" җиңел атлетик кросста безнең мәктәптән Азгамов Илшат Ришат улы җитәкчелегендәге команда катнашты. 1000м йөгерүче кызлар арасында 11 класс укучысы Сөмбел Нургалиева -2 урын, ә мәктәп командасы 3 урынга лаек булды.
-
"Мөстәкыймовлар олимпиадасы" 20.10.2015

"Гаилә һәм мәктәп" журналы тарафыннан үткәрелгән "Мөстәкыймовлар олимпиадасы" ның өч турында да актив катнашкан 2 класс укучысы, Секунов Эмиль, катнашучы сертификаты белән бүләкләнде.
-
Районный конкурс "Лучшая школьная библиотека- 2015" 19.10.2015

Педагог-библиотекарь нашей школы, Фазуллина Гульшат Хавиловна, заняла 1 место на районном этапе Республиканского конкурса "Лучшая школьная библиотека-2015".
-
Юбилярны котлыйбыз! 16.10.2015

Хөрмәтле Фәния Хаҗип кызы!
Сез бүген үзегезнең олы юбилеегыз- 60 яшегезне билгелисез. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, барлык туганнарыгызны сөендергәнсез. Бүген дә сез үзегезнең тирә-ягыгыздагы кешеләргә шатлык өләшәсез, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә олы ихтирам казангансыз.
Алдагы гомер юлларыгызны шулай сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларыгыз, якыннарыгыз белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сезгә!







