Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, Республика Татарстан, Актанышский район, село Поисево, ул. Красноармейская, д. 14а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-80 |
| E-Mail: | Poisevskiy.Detsad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Поисевский детский сад» |
| Руководитель: | Амирова Альбина Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 66 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 ребенка. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей). |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Студентларыбыз практикада.\\Студенты на практике 04.05.2022 Икенче кечкенәләр төркемендә Минзәлә педагогия көллияте студенткасы практикада.\\Во второй младшей группе студентка Мензелинского педагогического колледжа на практике.

-
Зона семинары.\\Зональный семинар. 29.04.2022

Бүген бакчабызда "Балалар бакчасында финанс грамоталыгы" темасына зона семинары узды. Семинарда Актаныш, Азнакай, Мөслим, Минзәлә районы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагоглары катнашты.\\Сегодня в нашем саду прошел зональный семинар на тему "Финансовая грамотность в детском саду". В семинаре приняли участие педагоги ДОУ Актанышского, Азнакаевского, Муслюмовского, Мензелинского районов.
-
Карга боткасы.\\Карга боткасы. 28.04.2022 Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен булганын белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Бу көнне һәркем, матур итеп киенгән, балалар өйдән-өйгә йөреп күчтәнәч җыйган. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгән. Халыкны бәйрәмгә чакырган. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Каргаларга да өлеш чыгарылган. Бүген безнең балалар бакчасы балалары да өйдән-өйгә кереп бәйрәмгә күчтәнәчләр җыйдылар.\\Издревле человек не знал, как пришла весна. Верили, что красивую весну из теплых краев приносят вороны. Потому что наступила весна, когда в конце марта прилетают вороны. Поэтому, когда с таянием снега уходили паводки, уменьшалось количество выпаса скота, когда на полях начиналась распутица, люди массово устраивали праздник перед посевной, чтобы каждый год было много хлеба. Его называли” Вороньей кашей". В этот день все красиво одевались, дети ходили по домам и собирали гостинцы. Так, объезжая село, брали крупу, масло, молоко и собирались в самых живописных местах природы-на открытых от снега берегах рек, полях или склонах гор. Разжигали костер, вешали котел, варили кашу. Прежде чем сварить кашу, играли в различные игры, пели песни, пели частушки. Затем вместе ели кашу. Сегодня дети нашего детского сада собирали гостинцы для праздника.

-
Габдулла Тукайның тууына 136 ел\\Габдулле Тукаю 136 лет. 26.04.2022 26 апрель көнне Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Г. Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торган шәхес. Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен укымаган, аның турында сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен дөньяга якын кеше ул. Бүген бакчабызда зурлар төркеме балалары белән "Без-Тукай оныклары" дигән бик матур чара үтте.\\26 апреля-День рождения великого поэта нашего народа Габдуллы Тукая. Поэзия Г. Тукая является духовным маяком, источником вдохновения и мудрости для многих писателей его жизни и последующих эпох. Наверное, нет татарина, который бы не читал стихи и произведения Тукая, не восхищался им. В общем, он человек близкий не только татарам, но и всему миру. Сегодня в нашем детском саду с детьми старшей группы прошло мероприятие "Мы-внуки Тукая".

-
Финанс грамотлылыгы.\\Финансовая грамотность. 25.04.2022 Финанс грамоталылыгы кысаларында төркемнәрдә балалар эш дәфтәрләре белән бик кызыксынып эшлиләр.\\ Работа с рабочими тетрадями в рамках деятельности по финансовой грамотности.

-
Өмә.\\Субботник. 23.04.2022 Бакчабызда өмә. Территорияне, уен мәйданчыкларын, капка төпләрен чуп-чардан арындыру, тырмалау кебек эшләр башкарылды.\\Субботник в саду. Проведены работы по очистке территории, игровых площадок.

-
"СабыйSkills-2022"\\"СабыйSkills-2022"\\ 21.04.2022

19-20 апрель көнне "Алтынчәч" балалар бакчасында "СабыйSkills-2022" район бшйгесе үтте. Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеменнән Ибрагимова Айсылу "Ресторанный сервис" (Творчество при сервировке) Загертдинова Айзиля "Дошкольное дело" (2 урын), Макарова Аделина "Кондитерское дело"(Самая аккуратная) компетенцияләрендә җиңү яуладылар. Балаларыбызны әлеге уңышлары белән тәбрик итәбез.\\19-20 апреля в детском саду "Алтынчеч" прошел районный конкурс "СабыйSkills-2022". Воспитанники из подготовительной к школе группы нашего детского сада Ибрагимова Айсылу в компетенции " Ресторанный сервис "(Творчество при сервировке) Загертдинова Айзиля" Дошкольное дело "(2 место), Макарова Аделина"Кондитерское дело" (Самая аккуратная) стали победителями. Поздравляем наших детей с этими успехами.
-
12 апрель-Космонавтика көне.\\12 апреля-Деь Космонавтики. 12.04.2022

12 апрель-Космонавтика көне. Әлеге көн уңаеннан бакчабызда төркемнәрдә төрле чаралар узды. Балалар белән әңгәмәләр, тематик эшчәнлекләр үтте, презентацияләр каралды, рәсем ясадылар.\\12 апреля-День космонавтики. В честь этого дня в нашем саду в группах прошли различные мероприятия. С детьми проводились беседы, тематические занятия, рассматривались презентации.
-
Финанс грамотлылыгы.\\Финансовая грамотность. 11.04.2022 Финанс грамоталыгы буенча хезмәттәшлек дәвам итә. "Әнәк" агрофирмасы хисапчысы Алсу Рафаэлевна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кызыклы да, файдалыда булган очрашу үткәрде.\\В области финансовой грамотности бухгалтер агрофирмы" Анак " Алсу Рафаэлевна провела интересную и полезную встречу с детьми подготовительной к школе группы.

-
Экологик акция.\\Экологическая акция. 09.04.2022

Балаларга финанс грамоталыгы бирү максатыннан, бакчабызда “Ташландык кәгазь тапшырып, агачны саклап кал!» экологик акциясе оештырылды. Ата-аналар, педагоглар ярдәме белән барлыгы 1021 кг ташландык кәгазь җыелып тапшырылды. Төркемнәр арасында түбәндәге урыннар чыгарылды: 1 урын-2 кечкенәләр төркеме (345.696 кг) 2 урын-мәктәпкә әзерлек төркеме (302.149 кг) 3 урын-ясле төркеме (159.092 кг) 4 урын-зурлар төркеме (118.29 кг) 5 урын-уртанчылар төркеме (96.66 кг) Иң күп тапшырган гаиләләр Газизовлар (Язилә)-133 кг, Салимовлар (Ләйлә)-120 кг, Бадертдиновлар (Сөмбель)-65 кг. Әлеге акциядә һәрбер катнашучыга рәхмәт белдерәбез.\\В целях обучения детей финансовой грамотности в нашем саду проводилась экологическая акция “Сдай макулатуру,спаси дерево!" Всего с помощью родителей, педагогов было собрано и сдано 1021 кг макулатуры. 1 место-младшая группа 2 (345.696 кг) 2 место-подготовительная группа (302.149 кг) 3 место-группа ясли (159.092 кг) 4 место-взрослая группа (118.29 кг) 5 место-группа середняки (96.66 кг) Больше всех сдали семьи Газизовых (Язиля)-133 кг, Салимовых (Лейла)-120 кг, Бадертдиновых (Сюмбель)-65 кг. Благодарим каждого участника акции.













