Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Новости МБДОО "Детский сад общеразвивающего вида №1"
Татарстан кроссы
Опубликовано: 17.09.2026Бүген, 17 нче сентябрь көнне, Баян Дәүләтов исемендәге Үзәк стадионда "Татарстан кроссы" уздды. Әлеге споррт ярышында көч сынашкан 85 баланың 21е, 7 гаиләнең 5 се безнең балалар бакчасыннан иде. Катнашучыларның барысына да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Киләчәктә дә сәламәт булып кызыклы бәйгеләрдә җиңүләр яуларга язсын!
Ә бүгенге нәтиҗәләребез бик матур - җиңү басмасындагы 15 призлы урынның 7 се безнең балаларда! ! !
50 м. дистанциядә кызлар арасында уртанчылар төркеменнән Газетдинова Самина - 3 урын, малайлар арасында Ханов Райнур - 2 урын, Габдрахманов Адель - 1 урын - икесе дә уртанчылар төркеменнән.
100 м. дистанциядә кызлар арасында мәктәпкә әзерлек төркеменнән Бакоян Карине - 3 урын, шул ук төркемнән Равефова Аиза - 2 урын яуладылар.
Гаиләләр ярышында - 3 урында - Галиахметовлар (зурлар төркеме) , 2 урында - Акмаловлар (зурлар төркеме) гаиләсе. Әлеге номинациядә катнашкан Камалиевлар (зурлар төркеме), Газетдиновлар (уртанчылар төркеме), Саетовлар (мәктәпкә әзерлек төркеме) гаиләләренә БИК ЗУР РӘХМӘТ!!!
Физик тәрббия инструкторы Резеда Ильясовнаны, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләрен матур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышларыгыз күп, яулаган үрләрегез югары булсын!
К списку новостей








