Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Гражданнарны кабул итү / Прием граждан 31.12.2026

Единый приемный день граждан начальником МКУ "Упраление образования" - каждый вторник, с 14.00 часов. Телефон 8(8555)23-44-70
Приемный день граждан заведующим МБДОО "Детский сад общеразвивающего вида №1" села Актаныш - вторник, четверг с 14.00 до 16.00 часов. Телефон 8(555)23-07-27
-
Көзге табигатькә экскурсия 23.09.2026

Балаларга экологик тәрбия бирү, күзәтүчәнлекләрен үстерү, табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күрергә өйрәтү максатыннан бүген көзге табигатькә экскурсия оештырдык. Балалар өчен йөрү һәрвакыт кызыклы вакыйга бит, алар көзге табигать буенча сәяхәт иткәндә күпме мавыктыргыч, файдалы, кызыклы мәгълумат белделәр, тирә-юньдәгеләр турында яңа белемнәр алдылар,төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, көз турында табышмаклар әйтешеп, шигырьләр сөйләделәр. Тематик экскурсиябез бик кунелле узды.
-
Татарстан кроссы 17.09.2026

Бүген, 17 нче сентябрь көнне, Баян Дәүләтов исемендәге Үзәк стадионда "Татарстан кроссы" уздды. Әлеге споррт ярышында көч сынашкан 85 баланың 21е, 7 гаиләнең 5 се безнең балалар бакчасыннан иде. Катнашучыларның барысына да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Киләчәктә дә сәламәт булып кызыклы бәйгеләрдә җиңүләр яуларга язсын!
Ә бүгенге нәтиҗәләребез бик матур - җиңү басмасындагы 15 призлы урынның 7се безнең балаларда!!!
50 м. дистанциядә кызлар арасында уртанчылар төркеменнән Газетдинова Самина - 3 урын, малайлар арасында Ханов Райнур - 2 урын, Габдрахманов Адель - 1 урын - икесе дә уртанчылар төркеменнән.
100 м. дистанциядә кызлар арасында мәктәпкә әзерлек төркеменнән Бакоян Карине - 3 урын, шул ук төркемнән Равефова Аиза - 2 урын яуладылар.
Гаиләләр ярышында - 3 урында - Галиахметовлар (зурлар төркеме) , 2 урында - Акмаловлар (зурлар төркеме) гаиләсе. Әлеге номинациядә катнашкан Камалиевлар (зурлар төркеме), Газетдиновлар (уртанчылар төркеме), Саетовлар (мәктәпкә әзерлек төркеме) гаиләләренә БИК ЗУР РӘХМӘТ!!!
Физик тәрббия инструкторы Резеда Ильясовнаны, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләрен матур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышларыгыз күп, яулаган үрләрегез югары булсын! -
Россия федерациясе халыклары телләре көне 08.09.2026

Бүген бакчабызда Россия халыклары телләре көнен билгеләп үттек. Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның 2025 елның 4 ноябрендәге 798 номерлы Указы нигезендә үткәрелгән әлеге бәйрәм халыкларның мәдәни мирасын үстерү, телләр күптөрлелеге турындагы белемнәрне популярлаштыру һәм мииләтара бердәмлекне һәм татулыкны ныгыту максатыннан үткәрелә.
Бәйрәм чарасында балалар өчен "Су анасы остаханәсе", "Тапкырлар утравы", "Әбием сандыгы", "Әдәби кунакханә"дә кызыклы мастер-класслар эшләде. Кичәбез Су анасы һәм Шүрәле оештырган флешмоб белән төгәлләнде.
-
Белем бәйрәме 01.09.2026

Бүген безнең балалар бакчасында "Белем бәйрәме" узды.
Балалар кунакка килгән Буратино һәм Мальвинаның кызыклы биремнәрен үтәделәр. Белемле һәм укымышлы булыр өчен мәктәпкә барырга кирәклеген, ә аның өчен бүгенге көндә балалар бакчасында тырышып шөгыльләнергә кирәклеген төшенделәр.
Бик кызыклы һәм күңелле башланып киткән уку елы һәркайсыбызга зур уңышлар, иҗади ачышлар һәм җиңүләр алып килсен!
Белем бәйрәме белән! -
Педагогик киңәшмә 27.08.2026

Бүген бакчабызда 2026-2027 уку елына бурычлар билгеләү, эш юнәлешләре ачыклау максатыннан педагогик киңәшмә узды. Киңәшмә кысаларында еллык эш планы, тәрбиячеләрнең календарь тематик планнары кебек мөһим документлар каралды, расланды. 2025-2026 уку елына нәтиҗәләр ясалып җиңү яулаган педагогларыбыз бүләкләнде.
-
"Кечкенә адымнан зур уңышларга" 26.08.2026

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш районы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. "Кечкенә адымнардан зур уңышларга" темасы астында үткән пленар утырышта балалар бакчалары коллективлары бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим иттеләр.
-
Россия флагы көне 22.08.2026

Ел саен 22 августта Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне – илебезнең төп символларының берсенә багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. 2026 елда бу рәсми билгеләнгән бәйрәмгә 32 ел тула. Әлеге истәлекле көн уңаеннан балалар белән тематик әңгәмәләр узды.
-
Август киңәшмәсе 14.08.2026

Бүген Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасында балалар бакчалары мөдирләренең традицион август киңәшмәсе узды. Эльвира Хамитовна "Балалар бакчасында ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эш: инновацион мәйданчык эшчәнлеге йомгаклары" темасына чыгыш ясап Россия күләмендә алып барылучы "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын (законлы вәкилләрен) агарту программасы" эшчәнлеге белән таныштырды.
-
Физкультурниклар көне 07.08.2026

Август аеның икенче шимбәсендә Россия күләмендә физкультурниклар көне билгеләп үтелә. Бу көн һөнәри спортчыларның гына түгел, физик тзрбияне яраткан һәркемнең бәйрәме. шул уңайдан Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда үткән йөгерү ярышында бакчабыз нәниләре актив катнашты. Малайлар арасында Хаертдинов Гомәр мактаулы 3нче урынга ия булды.Кызлар арасында җиңүчеләр баскычының 3 урынын да "Умырзая" кызлары яулады. 3 урын - Сарвартдинова Мәдинә, 2 урын - Саетова Эллария, 1 урын - Равефова Аиза. Нәни җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә югары үрләргә ия булуларын теләп калабыз.








