Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Туган көн/День рождения 16.08.2024

Бүген бакчабыз мөдире Эльвира Хәмит кызы үзенең 45 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Бакчабыз нәниләре һәм хезмәткәрләре юбилярны туган көне белән котлады. Хөрмәтле Эльвира Хамитовна! Сезгә эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның җылысын тоеп, куанычлы, бәрәкәтле гомер итүегезне телибез.
-
Һөнәрләр күпере/Радуга профессий 14.08.2024

Бакчабызда тәрбиячеләрнең август секцион киңәшмәсе кысаларында тәрбиячеләр арасында Фән һәм технологияләр елына багышланган “Һөнәрләр күпере” бәйгесе оештырылды. Тәрбиячеләр төрле номинацияләрдә һөнәрләренә туры китереп тегелгән курчаклар тәкъдим иттеләр. Бәйгегә барлыгы 102 курчак кабул ителеп, алар арасында һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
В рамках августовского секционного совещания воспитателей в нашем саду был организован конкурс среди воспитателей “Радуга профессий”, посвященный Году науки и технологий. Воспитатели в различных номинациях представили куклы, сшитые в соответствии с их профессией. Всего на конкурс было принято 102 куклы, среди которых были определены победители в каждой номинации.
-
Физкультурниклар көне/День физкультурника 09.08.2024

Бүген үзәк стадионда "Физкультурниклар көне" узды. Шул уңайдан оештырылган йөгерү бәйгесендә бакчабыздан Хасанова Самина 3 урын яулады. Котлыйбыз!
Сегодня на центральном стадионе прошел " День физкультурника". В организованном по этому случаю забеге Хасанова Самина из нашего сада заняла 3 место. Поздравляем!
-
Тәрбиячеләрнең август секцион киңәшмәсе 08.08.2024

Бүген бакчабызда “Заманча мәктәпкәчә белем бирү: Федераль мәктәпкәчә белем бирү программасы шартларында тәрбия, белем бирү һәм үсеш эчтәлеген яңарту” темасы астында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең август секцион киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү буенча методисты Наилә Назифовна башлап җибәрде. Ул 2023-2024 уку елына йомгак ясап, яңа уку елына куелган максат һәм бурычлар белән таныштырды. Киңәшмә тәрбиячеләрнең чыгышлары, мастер-класс, эшлекле уеннар белән үрелеп барды. Әлеге чыгышларда балалар бакчаларының көн кадагына суккан темалары яктыртылды. Алар арасында Федераль белем бирү программасы нигезендә балалар бакчасы педагогларының көндәлек тәрбия-белем бирү процессын планлаштыру; мәктәпкәчә яшьтәге балаларда финанс грамоталылыгын формалаштыру, патриотик тәрбия бирүдә интерактив технологияләр; мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү; “Яшь мастер” балалар чемпионатын оештыру һәм үткәрүнең техник аспектлары кебек темалар аеруча кызыклы булды.
-
ЭКОмода-2024 31.07.2024

Бүген бакчабызда ЭКОмода бәйгесе узды. Балалар әлеге бәйгедә ташландык материалдан эшләнгән җәйге киемнәр тәкъдим иттеләр. 1 кечкенәләр төркеменнән алып, зурлар төркеменә кадәр балалар әти-әниләре белән бергәләп, бик нык тырышып, ташландык материаллардан төрледән-төрле киемнәр эшләгәннәр. Костюмнарны күрсәтү дефиле формасында оештырылды. Балаларның чыгышлары музыка белән үрелеп барды. Бәйге ахырында һәр бала диплом белән бүләкләнде. Костюмнарны әзерләүдә ярдәм иткәннәре, иҗади якын килгәннәре өчен ата-аналарга аерым рәхмәтебезне белдерәбез!
Сегодня в детском саду прошел конкурс ЭКОмода. Ребята представили на конкурс летнюю одежду из подручных материалов. Дети вместе с родителями, изготавливали самые разные наряды из выброшенных материалов. Показ костюмов был организован в форме дефиле. Выступления детей сопровождались музыкой. В конце конкурса каждый ребенок был награжден дипломом. Особая благодарность родителям за помощь в изготовлении костюмов, творческий подход!
-
Күңелле уеннар көне/День весёлых игр 26.07.2024

Бакчабызда күңелле уеннар көне узды. Балалар командаларга бүленеп, парлашып төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Иң мөһиме - балаларның кәефләре күтәрелде, дуслык мөнәсәбәтләре ныгыды.
В детском саду прошел День веселых игр. Дети, разделившись на команды и парами играли в разные веселые игры. Самое главное-у ребят поднялось настроение, укрепились дружеские отношения.
-
Көлке көне/День смеха 19.07.2024

Безнең балалар бакчасында Көлке көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Иң мөһиме, бакчабыз педагоглары фикеренчә, балаларга яхшы кәеф бүләк итү, олыгайгач, алар бу бәхетле минутларны искә алсыннар өчен. Бу бәйрәм безнең тәрбияләнүчеләрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.
Безнең педагоглар балалар өчен күңелле бәйрәм әзерләделәр. Балалар янына кунакка күңелле клоуннар Тимошка һәм Прошка килде, алар бәйрәм дәвамында шаян җырлар җырладылар, күңелле шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, табышмаклар әйттеләр, конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар. Балалар бик шатландылар. Безнең балалар бакчасында Көлке көне күңелле һәм шау-шулы узды.Доброй традицией в нашем детском саду стало отмечать День смеха. Самое главное, считают педагоги ДОУ, подарить детям хорошее настроение,
чтобы, повзрослев, они вспоминали эти счастливые минуты. Этот праздник – один из самых любимых праздников наших воспитанников.
Наши педагоги подготовили для ребят весёлый праздник. В гости к детям пришли веселые клоуны Тимошка и Прошка, которые в течении всего праздника пели шуточные песни, рассказывали веселые стихотворения, танцевали, загадывали загадки, участвовали в конкурсах и эстафетах. Дети были в восторге. День Смеха в нашем детском саду прошёл весело и шумно -
Мәчеткә сәяхәт/Экскурсия в мечеть 15.07.2024

Мәчеткә сәяхәт бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Балаларны Мөдәрис мулла якты йөзе белән каршы алып, мәчеттәге бүлмәләр белән таныштырды. Соңыннан әдәплелек, тыйнаклык турында бик кызыклы хикәяләр сөйләде. Балаларга сәяхәт бик ошады.
Экскурсия в мечеть была очень познавательной и интересной. Ребят встретил Мударис мулла, он ознакомил их с мечетью. А потом рассказал очень интересные истории о вежливости. Детям очень понравилась экскурсия.
-
Чишмәгә сәяхәт/Экскурсия на родник 11.07.2024

Бакчабызның 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар төркемнәре балалары "Изгеләр чишмәсе"нә сәяхәткә бардылар. Алар тәмле чишмә суын эчеп, чишмә тарихы турында мәгълүмат алдылар.
-
Нептун көне/День Нептуна 09.07.2024

Бакчабызда «Нептун көне» узды. Балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Нептун балаларга җәйге эссе көнне искиткеч бәйрәм бүләк итте! Бәйрәм күңелле үтте!
В детском саду прошел «День Нептуна». Играли в подвижные игры, проходили эстафету, отгадывали загадки, повторили правила безопасного пребывания на море, очищали морские глубины от мусора разделяя его на бумагу, пластик и стекло. Удивительный праздник подарил Нептун ребятам в жаркий летний день! Праздник прошел весело, задорно! Все дети получили массу впечатлений от праздника.








