• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, село Актаныш, улица Химиков, дом 61а
Телефон: +7(855)-523-41-32
E-Mail: dtylsym@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш»
Руководитель: Вахитова Миляуша Афкатовна
Год основания учреждения: 2015
У нас учатся: 108 воспитанников
У нас учат: 13 педагогов

Новости МБДОУ "Детский сад №3 с.Актаныш"

Акция "Фликерны күрсәт һәм конфет от!"/ Акция «Покажи фликер, получи конфету!»

Опубликовано: 01.12.2022

Көзен, кышын караңгы бик тиз төшә. Шуңа да мәктәптән, балалар бакчасыннан кайткан җәяүлеләрне хәвеф-хәтәрдән ничек сакларга дигән сорау - көн кадагында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңгыр, җепшек кар, томан һәс яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп булырга мөмкин. Яктылык кайтаргыч элементлар(фликер) - ул махсус материалдан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле значоклар, беләзекләр, наклейкалар һ.б. булырга мөмкин. Аларны кием-салымга, коляска, чана, велосипедка, хәтта хайваннарның муенчакларына һәм япмаларына да урнаштыру зарур. Җәяүлеләр тарафыннан яктылык кайтаргычларны куллану тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләргә транспорт чарасы бәрелү куркынычын 6,5 тапкыр киметә. Фараның якын уты белән хәрәкәт иткәндә, шофер 130-140 метр араны яктыртучы элемент булган җәяүлене күреп ала. Ерак ут белән хәрәкәт иткәндә ул җәяүлене 400 метрга кадәр ераклыкта күрәчәк. Балалар-җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм яшь җәяүлеләр тарафыннан яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануны популярлаштыру максатыннан без "Тылсым" балалар бакчасында "Фликерны күрсәт һәм конфет от!" дип аталган акция уздырлык. Күзәтүләрдән күренгәнчә, күпчелек баларның киемнәре махсус бу элемент кулланып тегелгән, шактый гына киемнәргә түгәрәк значоклар беркетелгән. Араларында беләзек, брелоклар, наклейкалар да очрады. Акция барышында әти-әниләргә яктылык кайтаргычларның мөһимлеге тагын бер кат искәртелде, буклетлар таратылды. Юл хаталарны гафу итми, балаларның хәвефсезлеген бергәләп кайгыртыйк!!!



К списку новостей