Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
E-Mail: | Pu80buch@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 342 студента |
У нас учат: | 33 педагогических работника |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Бүген элеккеге җитәкчебез, хөрмәтле хезмәттәшебез Мөхәмәтов Баязит Шәймәрдан улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Сегодня 90-летний юбилей отмечает наш бывший руководитель, уважаемый коллега Мухаметов Баязит Шаймарданович.
05.04.2021
Бүген элеккеге җитәкчебез, хөрмәтле хезмәттәшебез Мөхәмәтов Баязит Шәймәрдан улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ихлас котлыйбыз!
Сез салган матур юлдан тайпылмый атларга, яңадан-яңа үрләр яуларга, күркәм эшләребез белән үрнәк булырга язсын!!!Сегодня 90-летний юбилей отмечает наш бывший руководитель, уважаемый коллега Мухаметов Баязит Шаймарданович. Поздравляем! Пусть Вам суждено не сбиться с намеченного вами пути, достичь новых высот, стать примером для подражания!!!
-
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ДӨРЕС ЮЛ САЙЛАУДА БУЛЫШУ- БЕЗНЕҢ ТӨП БУРЫЧ.НАША ГЛАВНАЯ ЗАДАЧА - ПОМОЧЬ ШКОЛЬНИКАМ ВЫБРАТЬ ПРАВИЛЬНЫЙ ПУТЬ.
03.04.2021
Бүген Иске Кормаш мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары белән җылы очрашу үтте. Хезмәттәшебез Ленар Райл улы, әлеге уку йортында булып, Актаныш технология техникумында үзләштерелүче һөнәрләр белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап юллады:
"Районыбыз өчен генә түгел, бүгенгесе көндә илебездә, эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Кайчандыр юрист, менеджер, экономистлар кирәк булса, бүгенге заман тәлабе - үз эшен оста белүче, тиешле документлы һөнәр белгече".
Чыннан да, әлеге фикер белән килешми мөмкин түгел. "Топ 50" ка кергән һөнәрләрне үзләштерергә була уку йортыбызда.
Кадерле чыгарылыш класс укучылары! Актаныш технология техникумы сезне көтеп кала!
Сегодня состоялась теплая встреча с выпускниками Старокурмашевской школы. Наш коллега Ленар Райлович побывал в этом учебном заведении, ознакомил с профессиями, которые осваиваются в Актанышском технологическом техникуме, ответил на интересующие учащихся вопросы: "Рабочие профессии востребованы не только в районе, но и в нашей стране. Если когда - то нужны были юристы, менеджеры, экономисты, то сегодня требование-профессионал, умело знающий свое дело, имеющий соответствующий документ". Действительно, с этим мнением нельзя не согласиться. Профессии, вошедшие в" Топ 50", можно освоить в нашем учебном заведении. Дорогие выпускники! Актанышский технологический техникум ждет вас!
-
Техникумда баскетбол ярышлары Соревнования по баскетболу в техникуме
02.04.2021
Баскетбол ярышлары башланып китте!!! Кем җиңәр? Тиздән беләчәкбез!
Начались соревнования по баскетболу!!! Кто победит? Скоро узнаем!
-
Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең икътисад һәм идарә белгечлекләренең эреләнгән төркеме буенча укучыларның һөнәри осталык республика олимпиадасы. Республиканская олимпиада профессионального мастерства обучающихся по укрупненной группе специальностей СПО ЭКОНОМИКА И УПРАВЛЕНИЕ.
02.04.2021
Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең икътисад һәм идарә белгечлекләренең эреләнгән төркеме буенча укучыларның һөнәри осталык республика олимпиадасы.
Безнең 2 курс студенты Нургалиев Илдар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Җитәкчесе Фәхразиева Гөлназ Ходайбирде кызы "минем һөнәри портфолиом"педагогик осталык конкурсында катнашты
Республиканская олимпиада профессионального мастерства обучающихся по укрупненной группе специальностей СПО ЭКОНОМИКА И УПРАВЛЕНИЕ.
Наш студент 2 курса Нургалиев Ильдар показал хорошие результаты.
Руководитель Фахразиева Гульназ Ходайбирдиевна приняла участие в конкурсе педагогического мастерства "Мое профессиональное портфолио". -
БҮГЕН УКУЧЫ, ТИЗДӘН СТУДЕНТ. СЕГОДНЯ УЧЕНИК, ВСКОРЕ СТУДЕНТ.
02.04.2021
Актаныш технология техникумы бүген Аккүз, Такталачык, Мари Суксу һәм Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбеннән 9 класс укучыларын кабул итте.
Очрашу техникумыбыз директоры Ландыш Җәүдәт кызының чыгышы белән башланып китте. Һөнәр мәйданчыкларына экскурсия, практик биремнәрне үтәп карау, әлбәттә, укучыларга бик ошады. Күпләре укуларын бездә дәвам итәргә тели икән!
Аеруча егетләрләрдә зур кызыксыну! Эретеп-ябыштыру, трактор-комбайн йөртү, электромонтажлау биремнәрен яратып башкарды укучылар. Техникумыбызның "Тәмле" ашханәсен исә, ошатмый мөмкин түгел!
Кадерле чыгарылыш класс укучылары! Сезне үзебезнең уку йортында көтеп калабыз!!Актанышский технологический техникум принял сегодня учащихся 9 классов из Аккузовской, Такталачукской, Мари Суксинской и кадетской школы-интерната имени Героя Советского Союза Хасана Заманова. Встреча началась с выступления директора техникума Ландыш Джаудатовны. Экскурсия по ремесленным площадкам, выполнение практических заданий, безусловно, понравились учащимся. Оказывается, многие хотят продолжить обучение у нас! Особый интерес у ребят! Учащиеся с удовольствием выполняли задания по сварке, вождению тракторов и комбайнов, электромонтажу. А "вкусную" столовую техникума не по душе! Дорогие выпускники! Ждем вас в нашем учебном заведении!!
-
КЕЛӘМ БАТЫРЛАРНЫ СЫНЫЙ: БАТЫРЛАР ҮЗЕБЕЗДӘ.
01.04.2021
Актанышта район башлыгы призына көрәш турниры тәмамланды. Әлеге турнирда уңышларыбыз сөендерә.
Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Актаныш технология техникумы командасы 3 урында. Молодцы, егетләр! Җитәкчеләре Вагыйзов Ирек Рафаэль улына зур рәхмәт!
Шәхси беренчелектә исә урыннар түбәндәгечә:
2 курс студенты Харисов Нәркиз - 1 урын;
2 курс студенты Вакилов Ленар - 3 урын;
1 курс студенты Муллахметов Тимур - 3 урын.
Батыр егетләребезне ихлас котлыйбыз! -
ЕГЕТ ХАЛКЫН ХЕЗМӘТ БИЗИ: ТЕХНИКУМЫБЫЗ ЕГЕТЛӘРЕ - ҺӨНӘР ОСТАЛАРЫ
31.03.2021
"Үз һөнәренең остасы" бәйгесендә студентларыбыз "Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү", "Электромонтажлау" һәм "Эретеп ябыштыру" компетенцияләре буенча көч сынашты.
Worldskills чемпионаты дәрәҗәсендә үткән әлеге ярыш төрләрендә 70 тән артык егет үз көчен сынады.
-
СӘХНӘ ТҮРЕНДӘ - БУЛАЧАК ХИСАПЧЫЛАРЫБЫЗ!
30.03.2021
"Үз һөнәренең остасы" бәйгесенең "Бухгалтерлык эше" компетенциясенә 30 га якын студент катнашып, бары иң-иңнәр генә финал өлешенә чыгу мөмкинлеген алды.
Әлеге бәйгенең кагыйдәләре һәм эшчәнлек барышы турында, төп эксперт Фахразиева Гөлназ Ходайбирде кызы: " Әлеге бәйгедә 1,2,3 курс студентлары катнашып, һәрбер курс арасыннан 2 иң көчле студент сайланып алынды.Шушы алты студент арасында иң көчлесен сайлап алыр өчен, аларга 1С программасында "Банк һәм касса" тармагы буенча эш бирелде, нәтиҗә исә, эшнең дөрес ,төгәл, игътибарлы, җитез эшләүгә карап чыгарылды".
Менә алар, җиңүчеләребез:
1 урын - НУРГАЛИЕВ ИЛДАР, 2 курс студенты. Җитәкчесе: Фахразиева Гөлназ Ходайбирде кызы.
2 урын - ХӨРМӘТУЛЛИНА АЙЗИЛӘ, 3 курс студенты. Җитәкчесе: Фахразиева Гөлназ Ходайбирде кызы.
3 урын - ӘХМӘДУЛЛИНА АНИЯ, 1 курс студенты. Җитәкчесе: Фахразиева Гөлназ Ходайбирде кызы.
-
АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ СТУДЕНТЛАРЫ ҖИҢҮЧЕЛӘР САФЫНДА: ТЫРЫШЛЫКНЫҢ МАТУР НӘТИҖӘСЕ.
30.03.2021
Бүген район мәдәният сараенда, чын-чынлап, зур бәйрәм үтте. "Киләчәккә адым" фестивале, районыбызның иң көчле, сәләтле һәм иҗади балаларын барлады.
Техникумыбыз студентлары арасында оештырылган "Үз һөнәренең остасы" бәйгесенең нәтиҗәләре дә бүген яңгырады.
Уку йортыбызда 5 төрле компетенциядә уздырылган ярышта, 1-4 курс студентлары үз көчләрен сынады. Сөенергә, горурланырга урын бар!
"Пешекче эше" компетенциясендә жиңүчеләребез:
1 урын - КАРИМОВА НӘЗИЛӘ, 4 курс студенты. Җитәкчесе: Вәлиева Лилия Ринат кызы.
2 урын - РЕЗВАНОВА ДИАНА, 1 курс студенты. Җитәкчесе: Шәймарданова Айгөл Котдус кызы.
3 урын - МУСИН АЛМАЗ, 3 курс студенты. Җитәкчесе: Вәлиева Лилия Ринат кызы.
-
"Автокөрәш" бәйгесе
30.03.2021
Актаныш технология техникумында "Автокөрәш" бәйгесе уза. Өч кыз һәм җиде егет көч сынашалар. Башта алар компьютерда 20 сораудан торган биремне вакытка чишәләр. Соңыннан автомобильдә фигуралы йөрү буенча осталыкларын күрсәтәләр.