Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 20 учащихся |
У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 13.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган мәктәп командалары арасындагы район шахмат ярышында мәктәбебез командасы мактаулы 2 урынга лаек булды. Команда составында ярышучы Салиянова Филиза ( 6 кл ), Фаррахов Ранис һәм Ахняпов Рәмисне ( 8 кл ), җитәкче укытучылары Вагизов Нияз Тазимухамат улын уңышлары блән котлыйбыз. Афәрин!
-
Ата - аналар җыелышы 11.04.2015
17 апрель көнне мәктәптә "Дин тарихы һәм этика нигезләре" (ОРКСЭ) укыту буенча 3 класс укучыларының ата аналар җыелышы булачак. Хөрмәтле ата - аналар! Сездән, бу фәнне укыту максатлары һәм бурычлары белән танышып, аның эчтәлеген (модулен) билгеләүдә үз фикерләрегезне җиткерүегез соралачак.
-
Семинарда катнаштык 11.04.2015
10 апрель көнне Иске Кормаш мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Бердәм республика тестына әзерлек. Укучылар белән индивидуаль эшне системалаштыру" темасына район семинары уздырылды. Бу семинарда татар теле укытучысы Фаррахова Рузилә Рәсим кызы катнашты.
-
Очрашу 07.04.2015
Бүген Актаныш технология техникумы укытучылары мәктәбебезнең чыгарылыш 9 класс укучылары белән очрашуга килделәр.
-
Тикшерү бара 07.04.2015
Мәктәптә дирекция тарафыннан дәресләрдә Сингапурча укыту алымнарын куллануны тикшерү бара.
-
Укулар башланды
01.04.2015
Бүген соңгы 4 нче чирек укуларын башлап җибәрдек.
-
IT-Чемпион 01.04.2015
18 марттан Республикакүләм IT-Чемпион конкурсының тагын бер этабы башланып китте.
-
Йолдызлык-2015 01.04.2015
"Йолдызлык - 2015" конкурсының район этабында катнашучы "Әнисә" бию коллективы, ялгыз җыр башкаручы Локманова Камилә һәм "Чабата" шаян биюе башкаручысы Хамзина Наилә дипломнарга лаек булдылар. Афәрин!
-
Бердәм имтиханга әзерләнәбез 24.03.2015
23, 24 март көннәрендә 9 класс укучылары районда математика һәм рус теленнән уздырылган сынап карау имтиханнарында катнаштылар.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2015
Бүген 3 чирекнең соңгы көне мәктәп күләмендә бик күңелле узды: һәр елгы традицияне саклап, укучылар өчен Нәүрүз бәйрәме оештырылды.