МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Кузякинской ООШ
Ак халатлы фәрештәбез / Ангел в белом халате
Опубликовано: 02.12.2024Бүген безнең авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдулла кызы Абдуллинаның гомер бәйрәме -100 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерле Нурфика апабыз!
Сезне чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле гомер телибез! Балаларыңның, оныкларыңның һәм оныкчыкларыңның күңел җылысын тоеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын!
Һәрбер иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
100 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
К списку новостей