МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Кузякинской ООШ
Авылыбыз горурлыгы / Гордость нашего села
Опубликовано: 02.12.2023Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны - районыбызның, җирлегегебезнең, авылыбызның хөрмәтле кешесе, Ак әбиебез, күркәм Ана-Абдуллина Нурфика апа гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә. Безнең мәктәп укучылары да Нурфика апа янында булып аны бәйрәме белән котладылар, иң матур теләкләрен җиткерделәр. Хәл белешеп, аралашып кайттылар. Нурфика апа балалар килүне һәрчак көтеп ала. Балаларны таный, гаиләләренең хәлләрен, мәктәптәге уңышларын сораштыра. Нурфика апаның киң күңеллелегенә, аек акылына без сокланабыз. Аның янында еш булабыз. Ак әбиебезнең балаларга иң зур теләге мондый:
-”Балакайларым, сезгә сугыш афәтләрен күрергә язмасын! Әти-әниләрегез тигез булып, мәктәпләрдә сөенеп, тырышып белем алырга язсын!”
Без дә аңа ныклы сәламәтлек телибез. Безгә матур теләкләр теләп, акыллы киңәшләрен биреп озак еллар гомер итсен иде.
В эти дни ветеран Великой Отечественной войны - уважаемый человек района, поселения, села, наша бабушка, прекрасная мать - Абдуллина Нурфика апа принимает поздравления с праздником жизни. Наши школьники тоже побывали у Нурфики апа и поздравили ее с праздником, выразили самые искренние пожелания. Нурфика апа всегда с нетерпением ждет прихода детей. Узнает детей, расспрашивает о положении их семей, успехах в школе. Мы восхищаемся широтой души, трезвым умом Нурфики апа. Мы часто бываем у нее. Вот самое большое желание нашей бабушки:
-"Дети мои, пусть Вам даже не снится война! Учитесь в школе с радостью и усердием!”
Мы тоже желаем ей крепкого здоровья, долгих лет жизни!
К списку новостей