МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Кузякинской ООШ
Куркынычсызлык - иң мөһиме
Опубликовано: 20.12.2022Юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим
Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны да көннән-көн арта бара. Кичә районның Күҗәкә авылының төп гомуми белем бирү мәктәбендә ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, имин буламаган гаиләләр белән эшләү инспекторы Регина Камалова һәм вакытлы матбугат вәкилләре катнашында профилактик чара, ата-аналар җыелышы оештырылды.
Укучычылар активлыгы, юл кагыйдәләрен дөрес үтәүләре, һәрчак истә тотулары турында әйтеп, җаваплар кайтарып сөендерделәр. Мәктәп директоры Гөлназ Фазаел кызы Газетдинова укучыларны тәртипле булырга өндәде. Автомобиль йөрертергә ярый торган таныклык алмыйча, авыл җирендә дә, көтү көтткән яки балыкка барган ямьле мизгелләрдә дә руль артына утыру куркынычлыгын хакында өстәде. Авыл җирендә үскән бала шуклыгы белән аерылып тора, чөнки йорт-кура эшләрендә дә, башка хуҗалык мәшәкатьләрендә дә уйламыйча гына машинага шофёр булып киткән, 18 яше тулмаган бала транспорт белән идарә итүе – хәерсез һәм аянычлык вакыйгаларына китерә...
Ләйсән Рәдиф кызы катнашучыларга “САКЛА” порталы аша интернетта булган онлайн ресурслардагы биремнәрне чишәргә, төрле тематик, юл кануннарына, аларның үтәлешенә багышланган конкурсларда катнашырга чакырды, аларда матур җиңүләр яулап булуы хакында әйтте.
Регина Радик кызы балаларны комендант сәгате турында кисәтте, хокук бозуларга юл куймауны билгеләде. Яшүсмерләр арасында “популяр” булган урлашулар, мәсәлән быел җәй бер малай велосипед хәтта урлаганы, җинаять һәм җәзалар хакында ассызыклады.
Әти-әниләр җыелышына да күбрәк аналар һәм бер әти килгән иде. Ләйсән ханым аны ЮХИДИ тарафыннан билгеләп, кечкенә бүләк тә тапшырып үтте. “Актаныш-информ”чылар да каләм осталары буларак ата-аналар җыелышы барганда районда бала-чага арасында булган хокук бозу мисаллары, саны белән таныштырып үтүне сорады. Тәүге чиратта әти-әниләр балага кызларына-улларына мисал күрсәтәләр. Шуның өчен дә акыл белән һәр гамәлне башкарырга кирәклеген искәртте инспектор. Район буенча 88 ата-анага административ протокол төзелгән, бу сан былтыр 86 булган. Әллә ни зур прогрессия булмаса да, күңелгә бал да май булып ятышлы үсеш түгел шул... 43 учётта тора. 12 яшьлек бала өеннән чыгып киткән күңелсез вакыйга да булган. Бәләкәй сабыйны караусыз калдыру очрагы да – коточкыч эш... Бу хакта алдагы язмаларыбызда яктыртылачак.
Күҗәкәнең белем йортында “Актаныш-информ”ның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен укып һәм карап барулары, радиотапшыруларыбызны тыңлаулары ихлас шатландырды. Укучыларны да иҗатка тартылырга, мәктәп хәбәрләрен безгә җибәрергә өндәп куйдык.
Балаларга һәм мөгаллимәләргә Ләйсән Рәдиф кызы шәп бүләкләр дә өләште.
Аварияләрнең күпчелеге водительләр ягыннан да, җәяүлеләр ягыннан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә торып яки очраклы рәвештә бозу аркасында килеп чыга. Бу – юл фаҗигаләренең төп сәбәбе. Сүз йөрү тизлеге режимын, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, каршы як полосага чыгу яки светофорның хәрәкәтне тыйган сигналына чыгу, дистанцияне үтәмәү, тимер юл кичүе кагыйдәләрен бозу, хәвефсезлек каешын эләктермәү кебек төрле хокук бозулар турында бара .
Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга уяу һәм игътибарлы булырга, тизлек режимын үтәргә, машинада барганда ашыкмаска һәм игътибарны читкә юнәлтмәскә, шулай ук балаларны йөртү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Дәүләт автоинспекторлары һава торышы бозылганда юлга чыкмаска, бозлавыкта машиналар йөри торган юлларда сак һәм игътибарлы булырга киңәш итә. Безнең урамда һәм юлда үз-үзебезне ничек тотуыбызга үзебезнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомере бәйле икәнен онытмыйк!
К списку новостей