МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Кузякинской ООШ
Белем бәйрәме
Опубликовано: 01.09.2019Хөрмәтле укытучылар, ветеран-педагоглар һәм ата-аналар! Кадерле укучылар, һәм, әлбәттә, беренче сыйныфлар!
Чын күңелемнән Сезне Белем көне белән котлыйм! Безнең илдә 1 нче сентябрь – һәркайсыгызның тормышында яңа юнәлеш башлануны гәүдәләндерә торган бәйрәм. Алда сезне кызыклы дәресләр, сыйныфташлар һәм укытучылар белән озак көтелгән очрашулар, мавыктыргыч биремнәр һәм гаҗәеп ачышлар көтә.
Бик күп тәэсирләр бүләк иткән җәйге каникуллар артта калды, хәзер сез яңа көч белән белем тупларга керешәчәксез. Тырышып укыгыз, уку алдынгыларыннан үрнәк алыгыз һәм үзегез дә кечкенәләргә үрнәк булыгыз. Сез бик тә кызыклы чорда укуыгыз белән бәхетле. Хәзер компьютерлар һәм технологияләр заманы, алар күпләрегез өчен тормыш юлында ярдәмчеләргә әверелгән булса, кайберләрегез алар белән таныша гына башлый. Шунысы сөенечле: бу белемнәрне һәм күнекмәләрне сез нәкъ менә мәктәптә аласыз!
К списку новостей