МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Кузякинской ООШ
Актаныш районының мәгариф учреждениеләрендә белем алучы укучылар сыерчыкларга оялар бүләк итте
Опубликовано: 17.04.2019Эко-яз 2019” акциясе кысаларында гамәлләштерелгән тәрбияви чара районда тәүге тапкыр гына оештырылса да, мәктәпләр, балалар бакчалары аңа бик теләп кушылган.
Башта бакчалар, мәктәпләр үзләрендә иң яхшы сыерчык ояларын билгеләгәннәр, арадан иң-иң дип табылганнарын исә бүген Актанышта тупладылар. Сыерчык оясын ясаган укучылар, аларның мөгаллимнәре, үзләренең оялары белән үзәктәге Ленин паркына – кошлар бәйрәменә килде.
Район мәгариф идарәсе оештырган акция ярдәме белән укучылар, бакча нәниләре, аларның әтиләре, бабалары тарафыннан сыерчыкларга өр-яңа 40тан артык оя ясалган. Алар арасында төрле ысуллар белән, төрле материалдан, төрле бизәкләр белән эшләнгәннәре дә шактый иде.
Ленин паркы балаларның шат авазларына күмелде. Барлык оялар да парк агачларына урнаштырылды.
Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды.
“Кошларга карата битараф булмаган, акциядә актив катнашкан барлык балаларга сыерчыклардан һәм үз исемебездән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез”, - диде чарада катнашкан район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айнур Гыймадиев. Сыерчык оясы алып килгән һәркемгә бүләкләр тапшырылды.
К списку новостей