МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Кузякинской ООШ
Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча төбакара семинар узды
Опубликовано: 17.04.201917 апрель көнне, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча төбакара семинар узды. “Заманча дәрес. Инглиз телен укытуда традицияләр һәм инновацияләр” исеме астында узучы ачык чарада районның инглиз телчеләре, Татарстанның Минзәлә районы педагоглары белән беррәттән Башкортстан республикасының Нефтекама шәһәреннән, Илеш һәм Югары Яркәйдән дә инглиз теле укытучылары – кырыкка якын педагог катнаша. Аларны мәктәп директоры И.Р. Вахитов сәламләп, мәктәп тормышы белән таныштырды. Актаныш районында, шул исәптән икенче санлы мәктәптә дә, инглиз теленә мөһим урын бирелә. Ул балалар бакчасында ук өстәмә шөгыль буларак өйрәнелә.
Яз саен аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе инглиз теле буенча мондый төр ачык чаралар оештырып тора. Быел аның төбәкара югарылыкка күтәрелүе дә сөенечле фал. Үзара тәҗрибә уртаклашуны, эшчәнлек белән танышуны алмаксат итеп куйган семинар киләсе елларда да нәтиҗәле эшләр дигән ышаныч бар. Бүгенге көндә Актанышның икенче мәктәбендә алты дистәдән артык мөгаллим-мөгаллимә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аларның алтысы – чит тел, ягъни инглиз теле педагоглары. Кулга-кул тотынышып, максатчан башкарылган эш үз уңышлары белән сөендерә: инглиз теле буенча районкүләм олимпиадаларда мәктәпнең 9 призлы урыны бар. Киләчәктә коллектив үз позицияләрен республика күләмендә ныгытырга исәп тота. Өстәвенә, биредә 1 -8 сыйныф укучылары өчен инглиз теле буенча өстәмә сәгатьләр дә каралган.
Укучыларның чит телдә иркен аралашуын, җыр һәм шигырь башкару осталыкларын районыбыз кунаклары семинар дәвамында тамаша кылды. Чараның практик өлеше кысаларында педагоглар өчен ачык дәресләр, мастер-класслар оештырылып, аларда һәр сыйныф укучысы актив катнашты. Аналитик блокта исә педагоглар тәҗрибә уртаклашып, чыгышлар тыңлады.
К списку новостей