• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: с. Кузякино, ул. Советская,д.46
Телефон: +7(855)-525-67-15
E-Mail: mirzayanova0264@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Кузякинская ООШ»
Руководитель: Мирзаянова Рания Сагитовна
Год основания учреждения: 1982
У нас учатся: 22 учащихся
У нас учат: 10 педагогов

Новости Кузякинской ООШ

Экскурсовод буласың килсә...

Опубликовано: 21.11.2018

Соңгы елларда эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан WorldSkills хәрәкәтенә аеруча нык игътибар бирелә башлады. Төрле өлкәләргә компетенцияле, халыкара таләпләргә туры килә торган белгечләр әзерләү төп бурычларның берсе булып кала. Ә инде 2019 елда WorldSkills чемпионатының Татарстанда үткәрергә планлаштырылуы аның әһәмиятен тагын да арттыра шикелле. Аңа әзерлек йөзеннән WorldSkills башта регионнарда, төбәкләрдә уздырыла. Мәгълүм булганча.WorldSkills үз эченә күп кенә компетенцияләрне ала. Шуларның берсе булып, экскурсия маршруты төзү һәм туризм тора. Әлеге юнәлеш буенча укучыларны һәм техникум студентларын якыннан таныштыру максатыннан 21 ноябрь көнне районыбызга Казан инновацион институты укытучысы һәм Казан шәһәре буенча экскурсоводы Ди-ләрә Зиннурова һәм студентлары килде. Алар катнашучыларга WorldSkillSның нәрсә аңлатуын ныклап төшенергә ярдәм иттеләр. Әлеге чемпионатта төп җанатарларның эш бирүчеләр икәнлеген ассызыкладылар. Чөнки эш бирүчеләр нәкъ менә шул чемпионатта алдынгы урыннар яулаган иң-иңнәрне үзләренә эшкә чакыра да инде. 

- WorldSkills халыкара чемпионатка әзерлек йөзеннән үткәрелүче регионара бәйгеләрдә безнең техникум укучылары һәм балалар иҗат үзәгенә йөрүче балалар да катнаша. Әлеге хәрәкәтнең әһәмияте бик зур дип исәплим. Казан инновацион институты белгечен һәм студентларын да юкка гына чакырмадык. Чөнки киләчәктә үзебезнең районда да туризм юнәлеше киң җәелер дигән ышаныч бар. Бүген әлеге юнәлеш буенча ныклап кызыксынган укучылардан аерым төркем туплап, киләчәктә әлеге институт белән эшчәнлегебезне дәвам итәргә уйлыйбыз. Төп максат, Татарстан һәм Актаныш районының үзенчәлекләрен туристларга аңлатып бирердәй кадрлар әзерләү булып тора. Алар туган телебезне, рус, инглиз телләрен яхшы белергә тиеш булалар. Шулай ук Татарстан, район тарихын да белергә тиешләр,-ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова.

- Без укучыларны шушы чемпионат белән якыннанрак таныштыру өчен килдек. Аның экскурсия маршрутын төзү һәм, туризм дигән компетенциясе буенча ныклап аңлатачакбыз. Һәм шуннан соң, Актанышта чемпионатта катнашырга теләк белдерүчеләр саны артыр дип өметләнәбез, -ди Диләрә Зиннурова.

WorldSkills чемпионатының регион этабында экскурсия маршруты төзү һәм туризм компетенциясе буенча беренче урынны яулаган Казан инновацион институты студентлары Анна Михайлова белән Юлия Гераева укучыларга үзләренең уңышлары хакында сөйләделәр. Чемпионатта катнашу өчен нинди сәләтләр булырга тиешлеге хакында аңлаттылар. Һәм укучылар белән аерым төркемнәрдә эшләделәр. Җанлы аралашу барышында мәктәбебездән катнашкан Маликова Юлия һәм Ситдикова Алсуда әлеге компетенция буенча кызыксыну тугандыр дип ышанабыз.



К списку новостей