МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Кузякинской ООШ
Әниләр бәйрәме
Опубликовано: 26.11.2018Әни сүзе - иң бөек сүз, Юк аңа һич алмаш, Иң-иң әйбәт кешеләр дә Әни кебек булалмас. Әни! Нинди зур сүз бу! Әйткән саен, ул сүз яңа мәгънә алып килә. Әниләр шул сүздән шатлыгыңны да, борчуыңны да, нәрсә уйлаганыңны да белә. Алай гына да түгел, шушы сүз аша әни синең йөрәгеңә үтеп керә. Чөнки әни сүзе йөрәктән туа. Ә йөрәктән чыккан йөрәккә керә, ди халкым. Әни диеп әйтә алсаң, син инде көчле дә, бәхетле дә. 25 ноябрь Россиядә Әниләр көне буларак билгеләнә. Бу бәйрәмне зурлап уздыру матур бер гадәткә керде. Әлеге дата уңаеннан мәктәбебездә дә төрле чаралар үткәрелә. 1-4 сыйныфларда Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе оештырылды.
Балалар күңелнең иң түреннән чыккан теләкләрен,җырларын, биюләрен - барысын чын йөрәктән әниләренә җиткерделәр. Әниләр белән бергә оныкларын яраткан, иркәләп үстергән,тәмле ризыклар белән сыйлаган дәү әниләребезне дә бәйрәм белән тәбрик иттек. Әниләр дә, үз чиратында, балаларны, дәү әниләрне, татар биюе, үзләре әзерләгән шигъри теләкләре белән сәхнәдә чыгыш ясадылар.
Барыбыз да беләбез, бәйрәм бүләксез булмый. Нәни куллары белән балалар әниләренә бүләк ясадылар. Әниләргә бик хуш килде ул. Әйе, җир йөзендә иң кадерле кешеләребезнең берсе -ул әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә Шатлыкларыбызны да зур итеп күрә белүче дә Әни. Без аларны яратырга, хөрмәт итәргә, һәрвакыт булышырга тиешбез! Бәйрәмнәрегез котлы булсын!
К списку новостей