МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Ата-аналар контроле / Родительский контроль 13.09.2022
13 сентябрь көнне Күҗәкә мәктәбендә ата-аналар комитеты әгъзасы Фазлиева Ильсияр укучыларның ашатуларын оештырылуын тикшерде. Әзерләнгән ризыкның сыйфатлы, меню буенча булуын күрде. Тәмен тикшерде. Ашханәдә чисталык булуыннан, балаларның ризыкларны яратып ашавыннан канәгать калды.
13 сентября в Кузякинской школе член родительского комитета Фазлиева Ильсияр проверила организацию питания учащихся. Увидела, что приготовленная еда качественная, по меню. Проверила вкус. Она осталась довольна чистотой в столовой, тем, что дети с удовольствием едят.
-
Ата-аналар контроле / Родительский контроль 07.09.2022
7 сентябрь көнне Күҗәкә мәктәбендә ата-аналар комитеты әгъзасы Шайхутдинова Люзия укучыларның ашатуларын оештырылуын тикшерде. Әзерләнгән ризыкның сыйфатлы, меню буенча булуын күрде. Тәмен тикшерде. Ашханәдә чисталык булуыннан, балаларның ризыкларны яратып ашавыннан канәгать калды.
7 сентября в Кузякинской школе член родительского комитета Шайхутдинова Люзия проверила организацию питания учащихся. Увидела, что приготовленная еда качественная, по меню. Проверила вкус. Она осталась довольна чистотой в столовой, тем, что дети с удовольствием едят.
-
Разговоры о важном 05.09.2022
Сегодня во всех классах прошли классные часы "Разговоры о главном"
-
9 Май- Җиңү көненә митинг 08.05.2022
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг.
-
Тубән Уръяды авылында һәйкәл ачу тантанасы 07.05.2022
7 май көнне мәктәбебез укучылары Тубән Уръяды авылында һәйкәл ачу тантанасында чыгыш ясап кайттылар.
7 мая учащиеся школы выступили на открытии памятника в селе Нижние Уръяды.
-
Бөек Җиңүне каршылап 06.05.2022
Бөек Җиңүнең 77 еллыгын Күҗәкә авылыннан Абдуллина Нурфика апа зур горурлык белән каршы ала. Бүген районыбызның хакимият башлыгы Фаттахов Ингель Нәвап улы җитәкчелегендәге делегация, авыл җирлеге башлыгы, мәктәп коллективы катнашында Нурфика апаларда зур очрашу узды. Бәйрәм белән котлап укучыларыбыз җыр-шигырь юллады, бүләкләр тапшырды.
77-летие Великой Победы с гордостью встречает Абдуллина Нурфика апа из деревни Кузякино.
-
Карга боткасы 01.05.2022
Буыннан буынга күчеп килгән йолабыз Карга боткасын үзебезнең мәктәптә дә үткәрергә булдык. Саф һавада төрле уеннар уйнап, ботка пешереп ашадык. Бик күңелле булды.
Традиции, которые передаются из поколения в поколение, мы решили провести "Карга боткасы" и в нашей школе. На свежем воздухе играли в различные игры, варили кашу. Было очень весело.
-
Әтиләр советы утырышы/Заседание совета отцов 28.04.2022
28 нче апрель көнне Актаныш районы Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әтиләр советының чираттагы утырышы узды. Чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакирова Р.М, аның тәрбия эше буенча урынбасары Мусина Г.М., методист Зиннурова Р.Р., мәктәп директорлары һәм Әтиләр советы җитәкчеләре катнашты. Утырыш эшлекле формада үтте.
Кунак буларак, ялгызы ике бала тәрбияләп үстергән әти - Такталачык табиблык амбулаториясе җитәкчесе, гомумпрактика табибы, табиб-нарколог, атказанган табиб Минхуҗин Ленар Сәүбән улы, лаеклы ялдагы мөгаллим, музыка җанлы шәхес Фәйрушин Камил Батырхан улы катнашты.
Кунакларны укучылар әтиләре турында язылган шигырьләре белән каршы алды. Шулай ук сәнгать мәктәбе филиалының рәсем бүлегендә шөгыльләнүче балалар иҗатына багышланган күргәзмә эшләде. Үз һөнәрләренең остасы булган әтиләрнең хезмәтләрен бәяләп бирелгән мактау һәм рәхмәт хатлары, оста куллы әтиләр ясаган җиһаз-предметларны туплап әзерләнгән күргәзмә дә беркемне дә битараф калдырмады. Якташыбыз М.Мутин исемендәге музейда кунакларны укучыларыбыз тематик чыгышлары белән каршы алды.
Такталачык Әтиләр советы рәисе Әюпов Айнур Шамил улы әтиләр һәм балалар, мәктәп белән берлектә алып барылган эшкә анализ ясады. Мәктәптә тәрбия эшен оештыруны чагылдырган видеоязма каралды. Чара Әтиләр советының күчмә символын тапшыру һәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
-
Тукай яши йөрәкләрдә 26.04.2022
26 апрель көнне мәктәбебездә Габдулла Тукай туган көне уңаеннан "Тукай яши безнең йөрәкләрдә" исемле әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Барлык укучылар да бик актив катнаштылар. Әдипнең иҗатын, тормыш юлын искә алдылар. Шигырьләрен яттан сөйләделәр,әсәрләрен сәхнәләштерделәр, җырларын тәкъдим иттеләр.
26 апреля в нашей школе в честь Дня рождения Габдуллы Тукая был организован литературно-музыкальный вечер "Тукай живет в наших сердцах". Все учащиеся приняли активное участие. Вспоминали творчество, жизненный путь писателя. Наизусть читали стихи, ставили спектакли, исполняли песни.
-
Единый день поднятия государственного флага 25.04.2022
Бүген укучыларның линейкасы илебез Дәүләт флагын күтәрү тантанасыннан башланды. Чөнки 25 апрель — РФ әләмен күтәрүнең бердәм көне. Әлеге инициативаны «Артек» яшьләр үзәге вәкиле видеоконференция кысаларында тәкъдим итте һәм аны Россия Президенты Владимир Владимирович Путин хуплады. Һәр дәүләтнең үз дәүләт символлары бар, бу аның суверенитеты билгеләре — герб, гимн һәм флагы. Дәүләт символлары-ил тарихы да, аның бүгенге көне дә. Алар илнең тарихи юлы үзенчәлекләрен һәм башка илләрдән аермаларны белдерә. Безнең Россиянең иң мөһим дәүләт символларының берсе-Дәүләт флагы.